Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән ныгытылган “Мәгариф” милли проектын тормышка ашырырга ярдәм иткән «Земский учитель» программасы 2020 елдан эшли башлады.
- Программада катнашучыларга авыл җирендә, шәһәр тибындагы касабада яки 50 меңнән артык кеше яшәмәгән шәһәрдә 5 ел эшләү шартын кабул иткән очракта 1 миллион сум күләмендә акча түләү каралган,-дип билгеләп үттеләр БР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Шулай итеп, Башкортстанның 55 педагогы шундый түләүне алган: алар арасында 22 математика, 17 инглиз теле, 14 рус теле һәм әдәбияты һәм 2 физика укытучысы бар.
2020 елда программада җиңүчеләр дип танылган укытучылар Баймак, Архангель, Хәйбулла, Бакалы, Кырмыскалы, Учалы, Туймазы, Стәрлебаш һәм башка муниципаль районнарга күчтеләр.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Avil-iren-k-chtel-r--m-salli-summa-aldilar-524182/