Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 ноябрь 2020, 14:08

Безнекеләр булдыра!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостанНефтекамада яшәүче укытучы ил күләмендә оештырылган конкурста җиңде.

Октябрьдә Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында иртә профориентациягә юнәлтелгән ачык онлайн-дәресләрнең Бөтенрусия конкурсы оештырылды. Анда Русия Федерациясенең гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмалары коллективлары катнашты.
Конкурсның максаты - белем бирү процессында катнашучыларның игътибарын гомуми белем бирү оешмаларының һөнәри үзбилгеләнеше проблемаларына җәлеп итү, шулай ук аларны иртә профориентация системасын үстерүгә ярдәм итә торган методик һәм аудиовизуаль материаллар белән эшләү эшчәнлегенә кертү.
Нефтекама машина төзелеше колледжы укытучысы Станислав Ишимбаев Бөтенрусия конкурсында катнашты һәм бәйгегә «Электромонтерлар һәм электриклар» темасы буенча дәресенең видеоязмасын юллады. Ачык дәрес укучыларны иртә профориентациягә юнәлтүгә һәм электроника буенча практик эшкә багышланган иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Станислав Викторович “Һөнәр дөньясы белән танышу” номинациясендә җиңүче булды. Аны җиңүләре белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез.
Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: