Бүген мәктәпләрдә Бөтенрусия тикшерү эшләре башланды. Гади генә итеп әйткәндә — ил буенча бер үк вакытта һәм бертөрле бланкларда эшләнүче йомгаклау контроль эшләре. Быел аны Русиянең 5 миллион укучысы яза.
Русиянең Фән һәм күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр итүенчә, 4-6нчы сыйныфлар өчен Бөтенрусия тикшерү эшләрендә катнашу — мотлак, ә 7нче һәм 11нче сыйныфларда мәктәп карары белән үткәрелә. Җиденчеләр өчен әлеге йомгаклау эше быел беренче тапкыр үткәрелә. Чыгарылыш сыйныфларда исә контроль эшне бу фәннәрне БДИ тапшыру өчен сайламаган укучылар язачак.
4нче сыйныф укучылары урыс теле, математика һәм тирә-як мохитне өйрәнү буенча контроль эш язачак. Бишенчеләр — урыс теле, математика, биология һәм тарих буенча тикшерү эшләре башкара. 6нчы сыйныфлар өчен җәмгыять белеме белән география фәннәре өстәлә.
7нче сыйныфлар бүген - чит телләр, ә унберенчеләр тарих буенча тикшерү эшләре яза.