Шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алу комиссиясе утырышы узды.
18 мартта Мәгариф һәм фән министрлыгында Владимир Путинның май указлары белән расланган ”Демография” гомумдәүләт проектының “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү, 3 яшькә кадәрге балалар өчен урыннар булдыру” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында субсидия формасында грантлар бирүгә шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын конкурс нигезендә сайлап алу комиссиясе утырышы узды.
Агымдагы елда шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 400 өстәмә урын булдыру өчен 49 360 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шулардан федераль акчалар — 48 372,8 мең сум, республика чаралары 987,200 мең сум тәшкил итә.
Конкурс сайлап алуына шәхси балалар бакчаларыннан 368 урынга 11 гариза бирелгән. 17 мартта комиссия әгъзалары, барлык заявкаларны да карап, утырышта барлык проектлар буенча фикер алышты һәм 4 катнашучыны, документларны тулы күләмдә тапшырмау белән бәйле рәвештә, сайлап алудан төшереп калдыру турында карар кабул иттеләр.
Шулай ук биш катнашучыга республика Хөкүмәтенең былтыр 24апрельдә кабул иткән 264нче карары (арытаба кертелгән үзгәрешләр белән) нигезендә салым, җыемнар, страхование взнослары, пенялар, штрафлар, түләргә тиешле процентлар буенча бурычларның булмавы турында Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән белешмәләр соралды.