Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2023, 10:24

Укытучы дигән даны бар

Укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң тәүге һәм изге һөнәрләрнең берсе ул

Укытучы дигән даны бар
Укытучы дигән даны бар

Укытучы дигән даны бар

Безгә язалар

Резеда Сафина

Укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң тәүге һәм изге һөнәрләрнең берсе ул. Минем якташым Оксана Величко да үзенең гомерен балалар укытуга багышлады. 1994 елда Бөре дәүләт педагогия институтын уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә үз һөнәренә тугры талантлы тәҗрибәле педагог үзе белем алган Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.

Өч дистә ел дәвамында меңләгән балага белем серләрен төшендергән Оксана Михайловнаның хезмәт дәрәҗәсе –олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алган укучылары, ата-аналардан ишеткән рәхмәт сүзләре.

Укыту белән бергә балаларга тәрбия бирү дә укытучыга йөкләтелә. Чөнки балалар табигатьнең матурлыгын, дуслыкның, туганлыкның нәрсә икәнен башлангыч сыйныфларда укыганда ныграк аңлый башлый. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләренә төшендерү, һәр календарь бәйрәмен билгеләп үтү белән бергә, һәр баланы якын күреп, аның белән белем диңгезендә йөзәргә, күңел торышын тоя белергә кирәк.

«Иң авыры һәм куркынычы эпидемия чорында булды. Балалар белән компьютер аша укыйбыз, кайберләренә бик җиңел бирелсә дә, араларында тиз генә төшенеп җитмәгәннәре дә бар. Бала күңеле губка кебек бит ул, барсын да сеңдереп кенә бара. Укуга, мәктәпкә карата башлангыч сыйныфларда нинди караш булса, югары сыйныфларда да шулай булачак», – ди укытучы.

Шуның өчен белем баскычының иң тәүгесе булган башлангыч сыйныфлар укытучыларына алар өчен әни дә, дус та, сердәш тә, өлгеле укытучы да булырга кирәк. Шушы таләпләрне, укыту системасын, елдан-ел үзгәреп торган методик программаларны Оксана Михайловна яхшы белә һәм үзенә йөкләтелгәнне һәрчак җиңел үзләштерә.

Хезмәтендә янып эшләгән кебек, гаиләсенә дә ныклы терәк ул. Ялгызы гына өч бала тәрбияләп үстерде. Әниләренең тырышлыгын күреп, кызлары да укытучы һөнәрен сайлаган. Кызлары Камиллага М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында, Аринага Башкорт дәүләт университетында белем алырга ярдәм итә ул. Улы Артур 5нче сыйныфта белем ала. Яраткан, җан атып торган әни, хөрмәткә ия укытучы ул.

Укытучы һөнәре – ул гомерлек хезмәт, күңел торышы, яшәү рәвеше. «Иманым камил, укучыларым укып чыгып, олы тормышка аяк баскач та, минем тырышлыгымны, туган мәктәпләрен онытмаслар, дәресләремне искә алырлар. Нинди генә зур урыннарда хезмәт салсалар да, табигать һәм кешеләр белән гармониядә яшәрләр. Игелекле, изгелекле кешеләр булып бәхетле гомер кичерүләренә ышанам», – ди зур ихтирамга лаек укытучы Оксана Величко.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: