Победа. Новости
27 Октября 2021, 05:45

Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак

«Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар 50 мең сум алачак. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бу акчаны 77 меңгә якын кеше алачак. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачакНоябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак
Ноябрьдә ветераннар 50 мең сумлык яңа түләүләр алачак

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, «Дорога жизни» ачылуның 80 еллыгына бәйле рәвештә Президент указы белән бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. «Ул 50 мең сум тәшкил итәчәк. Акча ноябрьдә пенсияләре белән бергә түләнәчәк», — дип сөйләде министр.   Хезмәт министрлыгында бер тапкыр бирелә торган түләү гражданнарны пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан башкарылачак, дип аныкладылар. Ике пенсия алучы гражданнар түләүләрне Россия Пенсия фонды линиясе буенча алачак.   Президент указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак, дип яза Татар-информ.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас