Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2021, 11:40

Очраклы рәвештә чит кешедән бала тапкан, үз иренә хыянәт итмәсә дә...

АКШның Юта штатында яшәүче гаилә ДНК-тесты ясагач, хатынның очраклы рәвештә чит ирдән бала тапканлыгын ачыклый. Һәрхәлдә иренә беркайчан  хыянәт итмәсә дә.  

Очраклы рәвештә чит кешедән бала тапкан, үз иренә хыянәт итмәсә дә...
Очраклы рәвештә чит кешедән бала тапкан, үз иренә хыянәт итмәсә дә...

Ваннер белән Донна Джонсон озак вакыт икенчегә балага уза алмый һәм 2007 елда экстракорпораль аталандыру процедурасына мөрәҗәгать итәләр. Күп тә үтми гаиләдә икенче малай туа.

10 елдан артык вакыт үткәч, Джонсоннар кызыксыну ниятеннән ДНК-тест ясап карарга була. Әмма бер айдан нәтиҗәләр аларны аптырашка сала. Анализга ярашлы, Ваннерның  малайның әтисе түгеллеге ачыклана. Һәрхәлдә хатыны  беркайчан сулга йөрмәсә дә. “ДНК-анализ нәтиҗәләрен кулга алгач, улыбызның әнисе – Донна, ә әтисе  билгесез икәнлеген белгәч тә  нишләргә дә белмәдем”, – ди Ваннер.

Баксаң, Доннага ЭКО процедурасы ясаган вакытта медиклар пробиркаларны бутаган. Моннан соң гаилә кече улларының биологик атасын табарга карар кыла. Ваннерның чын әтисе Девин Макнил исемле ир булып чыга. Ул да Ваннер  белән бер үк көнне клиникага килгән.

Гиләләр репродуктив үзәккә каршы ике иск әзерлиләр. Алар үзара видеоэлемтә аша аралаша башлаган һәм хәтта очрашканнар да.  Гаиләләр балаларына бу хәл турында ачыктан-ачык сөйләгән, үсмерләр, бу  хәлне аңлап, кабул иткән. “Бернигә дә карамастан улым мине элеккечә яратуын әйтте”, – ди Ваннер улы турында.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: