Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2021, 11:50

2021 елның сентябрендә үз көченә керәчәк законнар

Бу файдалы мәгълүмат турында һәркем белеп торырга тиеш.

2021 елның сентябрендә үз көченә керәчәк законнар
2021 елның сентябрендә үз көченә керәчәк законнар

 "Путин" түләүләре

      5 сентябрьгә кадәр Русиядә барлык пенсионерларга (эшләүчеләргә дә) бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк. Пенсионерларның бер өлеше аны 3 сентябрьдән алачак. Пенсия фондына гариза язарга кирәкми. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар, шулай ук инвалидлар да алачак.

       Русия хәрбиләре өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 15 мең сум тәшкил итәчәк.

            Больничный түләүдә үзгәреш

    1 сентябрьдән ата-аналар бала карау буенча больничныйны, стажга карамастан, уртача хезмәт хакының 100% күләмендә алачак. Шул ук вакытта түләү суммасы баланы дәвалау формасына — хастаханәдә ятканмы ул яки өйдә дәваланганмы – бәйле  булмаячак. 2021 елда больничныйдагы көннең максималь бәясе 2 434 сум тәшкил итә. 

           "Гараж амнистиясе”

     Яңа закон буенча, русиялеләр биш ел дәвамында, 2026 елның 1 сентябренә кадәр, гаражлары  булган җирләрне бушлай хосусыйлаштыра алачак. Сүз 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән гаражлар турында бара.

    Яңалык 3,5 миллионнан артык гражданнарга кагылачак. Башкортстанда бу закон 35 400 гаражга кагылачак. Приватизациядән  соң, аларны сатарга яки мирас итеп калдырырга мөмкин булачак.

      Прививка ясатканнар арасында 100 млн. сум уйнату

    Призлар уйнату 2021 елның 1 сентябреннән 1 декабренә кадәр 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләнгәннәрнең бердәм теркәлү регистры белешмәләре нигезендә үткәреләчәк. Һәр җиңүче 100әр мең сум  алачак. Акчалата бүләкләр “Мир” картасына күчереләчәк. Моның өчен җиңүчеләргә уведомление  алганнан соң өч айдан да соңга калмыйча дәүләт хезмәтләре порталында  банк картасының номерын күрсәтергә кирәк булачак. Призларны түләү ярты ел дәвамында башкарылачак.               

             Гаиләдә уку формасына күчү мөмкинлеге

      2021-2022 яңа уку елында ата-аналар балаларны гаиләдә укыту хокукын алдылар, сәбәпләрен аңлатып тору кирәкми. Моның өчен мәктәпкә алдан ук  хәбәр итәргә һәм баланың мәктәпкә “промежуточный”  һәм йомгаклау аттестацияләре  өчен йөрү вакытын билгеләргә кирәк. Әгәр баланың мәктәп программасын үзләштерә алмавы ачыкланса, аны икенче елга традицион форматта калдырачаклар.

         “Дәүләт хезмәтләре” аша шикаять белдерү

1 сентябрьдән ЮХХДИ штрафларына шикаятьне  дәүләт хезмәтләре порталы яки суд сайты аша бирергә мөмкин булачак.

          Даруларны  дистанцион сату

    Көз башыннан челтәрле булмаган даруханәләргә дарулар белән дистанцион рәвештә  сәүдә итәргә, ә препаратларны маркетплейсларда сатып алырга мөмкин булачак.

               Инвалидлар өчен электрон сертификат

     26 сентябрьдән инвалидлар реабилитация  буенча электрон сертификат ала алачак. Аны теләсә кайсы кибеттә - шул исәптән онлайн да – протезлар, кресло-коляскалар яки башка техник тернәкләндерү чарасы сатып алу өчен файдаланырга мөмкин булачак. Нинди юл белән сатып алу инвалидның үзеннән тора.

            Суд приставлары исәбенә күчерү

     27 сентябрьдән башкару производствосы буенча түләү нормаларына үзгәреш кертелә. Эш бирүчеләр бурычлыларга  хезмәт хакы түләгәннән соң  тотып калыначак акчаларны өч көн эчендә  суд приставлары хезмәтенең депозит исәбенә күчерергә тиеш.

                "Пушкин картасы” 

      1 сентябрьдән Русиядә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен “Пушкин картасы” дигән яңа программа эшли башлый. Карта агымдагы ел өчен 3000 сумга тулыландырылачак. Бу акчага мәктәп укучылары һәм студентлар дәүләт хисабына музей, театр, концерт залларына йөри алачак.

                         Яңа хезмәт кенәгәләре

     1 сентябрьдән хезмәт кенәгәләрен алып бару кагыйдәләре үзгәрә. Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне хезмәт кенәгәсенә кертелгән һәр язу белән таныштырырга тиеш түгел.

            Үлем турында электрон таныклыклар

     1 сентябрьдән туганнарның үлеме турында таныклыкны электрон рәвештә алырга мөмкин булачак. Бу төрле ведомстволар арасында мәгълүматлар белән оператив алмашуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

              Электрон тәмәкенең яңа статусы

    2021 елның 1 сентябреннән электрон тәмәкеләр, вейплар, кальяннар, башка никотинлы продукцияләр һәм аның өчен җайланмалар гадәти тәмәке продукциясенә тиңләштерелә. Шуңа күрә алар паспорт яки шәхесне раслаучы башка документны күрсәткәндә генә 18 яшьтән зуррак затларга сатылырга тиеш..

                   Студентлар өчен берничә квалификация

      1 сентябрьдән илнең югары уку йортлары эреләндерелгән һөнәрләр төркемнәре буенча белгечләр әзерли алачак. Шулай итеп, студентлар бер үк вакытта берничә квалификация алу, икенче курстан соң уку профилен алыштыру һәм башка факультетларга күчү мөмкинлегенә ия булачак. Моннан тыш, яңа закон буенча аспирантлар өчен диссертация алдыннан “предзащита”  кабаттан кайтарылачак.

                  Финанс оешмаларыннан тулы мәгълүматлар

     10 сентябрьдән банклар, фондлар, биржалар һәм страховкалау компанияләре клиентларга башкарылачак операцияләр турында, шулай ук алар белән килешү төзегәндә мөмкин булган барлык хәвеф (рисклар) турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: