Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2021, 11:45

Йөзәр мең сум кемнәргә тәтер?

Прививка ясатучылар лотереясы старт ала.

Йөзәр мең сум кемнәргә тәтер?
Йөзәр мең сум кемнәргә тәтер?

COVID-19 га каршы тулысынча прививка ясатканнар акча белән бүләкләнәчәк.

1 сентябрьдә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны стимуллаштыру программасы башлана. 1 декабрьгә кадәр ике тапкыр акчалата призлар уйнатылачак. Русия хөкүмәте карары буенча лотерея 1мең җиңүчене билгеләячәк һәм аларның һәрберсе 100 мең сум алачак.

"Вакцинацияләнгәннәрне стимуллаштыру программасын башлап, хөкүмәт сәламәтлеге турында кайгырткан һәм якыннарын саклаган гражданнарга рәхмәтен белдерә", - дип аңлатты моны вице-премьер Татьяна Голикова.

 Хөкүмәт раслаган кагыйдәләр буенча, COVID-19 прививкасы ясалган гражданнарны стимуллаштыру программасында 18 яшьтән узган, вакцинациянең тулы курсын тәмамлаган гражданнар катнаша алачак. Вакцина безнең илдә җитештерелгән булырга тиеш.

 Вакцинация вакыты теләсә нинди булырга мөмкин, төп таләп вакцинациянең тулы курсы лотерея булган мизгелгә, ягъни 1 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: