Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2021, 11:50

Ялга барып үлеп кайталар

Кайда җаны чыгачагын беркем белми...

Ялга барып үлеп кайталар
Ялга барып үлеп кайталар

Әле бер илдән, әле икенчесеннән туристлар һәлакәте хакында куркыныч хәбәрләр килә. Мисырда йөк машинасы Русиядән ялга барган парны бәрдергән. Русиянең Мисырдагы илчелеге хәбәр итүенчә, вакыйга 31 августта Хургададан Каһирәгә барган туристик автобусның кыска тукталышы вакытында булган. Кайбер туристлар тукталыш вакытында юл кырына чыгып һава сулап торган булганнар. Хатын – кыз шул урында ук һәлак булган, ирен Суес шәһәрендәге дәваханәгә алып киткәннәр, бәхеткә аның сәламәтлегенә бернинди куркыныч юк. Бу парның балигъ булмаган кызы барлыгы билгеле. Һәлакәт вакытында ул автобуста утырган булган һәм җәрәхәтләнмәгән. Әтисе дәваханәдән кайтканчы аны Хургададагы Генераль консуллык хезмәткәрләре карый.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: