Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 14:54

1460 гектар урман яна

Башкортстанда гомум мәйданы 1460 гектар булган ике урман янгыны гамәлдә.

1460 гектар урман яна
1460 гектар урман яна

Аларга киртә куелган, әмма әлегә сүндерелмәгәннәр, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсендә.

Белорет районында 23 августтан гамәлдә булган 840 гектар мәйданда табигый янгын локальләштерелгән.

Баймак районында Ишмөхәммәт авылыннан 7 километр ераклыкта 620 гектар мәйданда дөрләгән урман янгынына да киртә куелган.

«Узган тәүлек эчендә республикада урман янгыннарының яңа чыганаклары табылмады, - дип ассызыкладылар ведомствода. - 3 сентябрь иртәсендә Әбҗәлил районында чыккан 70 гектар мәйданда бер урман янгыны бетерелгән".

Быел янгын хәвефе сезоны башланганнан бирле Башкортстанда гомум мәйданы 14 254 гектарга якын булган 445 урман янгыны теркәлгән.
Чагыштыру өчен: 2020 елда төбәктә 4 653 га мәйданда 131 урман янгыны чыккан.

Бүген республика муниципалитетларында, бер районнан тыш, урманнарда янгын хәвефе югары түгел дип фаразлана.
Бүздәк районында югары, бишенче класслы янгын куркынычы көтелә.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: