Уфа дәүләт нефть техник университеты студенты вафат булган. Бүген хәбәр ителгәнчә, яшь кешенең гәүдәсе ял көннәрендә үк табыла. Әмма вузның рәсми вәкилләре аларда андый мәгълүматлар юк, дип белдерде.
Яшь кешенең тулай торакта вафат булуы билгеле.
— Сәбәпләр ачыклана, тик әлегә анда җинаять билгеләре юклыгы мәгълүм, — дип хәбәр итәләр.
Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, чит илдән килгән студент үз-үзенә кул салган.