Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель , 15:09

Заман сулышы белән...

Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган шалкан кебек уллары ел үсәсен ай үсеп, иртә кул арасына керәләр.

Заман сулышы белән...
Заман сулышы белән...

Фәрзәнә Исмәгыйлева

1965 елның ямьле язында сугыш ветераны Габидулла Дәүләтов йортында игезәк малайлар дөньяга аваз сала. Аларга Ринат һәм Финат дип исем кушалар. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган шалкан кебек уллары ел үсәсен ай үсеп, иртә кул арасына керәләр.

Мәктәп еллары да үз кануннары белән үтеп китә. Финат белән Ринатны армия сафларына озаталар. Бертуганнар өч ел Владивостокта хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Корабльләрдә йөзеп, бик күп җирләрне күрергә мөмкинчелек туа аларга. Ил алдындагы бурычларын үтәп кайткач, егетләр икесе ике һөнәр сайлый. Ринат Нефтекама юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясенә эшкә керә. 1991 елда ул Югары Тәтешлегә кайта.

– Ул вакытта район дәүләт автомобиль инспекциясе начальнигы Рәлиф Рәхимов иде. Ул безгә эшне дөрес оештырырга ярдәм итте, таләпчән, намуслы булды. Хәзер безнең белән хезмәт иткән егетләр барыбыз да РФ эчке эшләр ветераннары, – ди Ринат Габидулла улы.

Әйе, үз вакытында юл хәрәкәте хәвефсезлеге сагында торган инспектор Ринат Дәүләтовны бүлеккә җитәкче итеп куялар. Ул эшләгән елларда аена утызар, кырыгар машина теркәлә, ә мотоциклларның исәп-хисабы да юк. Һәр эшнең үз остасы була. Ринат Габидулла улы да үз хезмәтендә зур уңышларга ирешеп, бихисап Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була. Iнче һәм IIнче дәрәҗә «ЮХДДИ хезмәте отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Лаек­лы ялга киткәнче биредә хезмәт сала ул.

2013 елда Ринат Дәүләтовка Комаров исемендәге ял һәм сәламәтләндерү лагерында директор вазыйфасын тәкъдим итәләр. Һәм ул анда да үз эшен намус белән башкарып, балаларның җәйге ялын файдалы һәм фәһемле үткәрүне оештыра.

Әлеге вакытта эчке эшләр ветераны ДОСААФ җирле бүлекчәсен җитәкли. «Безнең иң мөһим эшебез: водительләргә төпле белем бирү», – ди Ринат Габидулла улы. Яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, югары уку йортлары студентларын һәм укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү, яшь йөртүчеләрдә юлда җаваплылык хисе формалаштыру өстендә эшли алар. Ел саен биредә 150-170 кеше укып, водитель таныклыгына ия була. Күбрәге, әлбәттә, хатын-кызлар, яшьләр укырга килә. Бүлектә әле 30 кеше белем ала. Махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә, студентларга ярдәм йөзеннән акцияләр үткәрелә, ташламалар бирелә. Бүгенге көнгә яугирләрнең якыннары арасыннан сигез кеше водитель таныклыгына ия булган. Моннан тыш, Русия ДОСААФ оешмасының «Рекрут» акциясе буенча махсус операциягә китүче ир-егетләргә акчалата ярдәм күрсәтелә. Шул акция буенча Куеда поселогыннан өч кеше үзе теләп яуга киткән дә инде.

Гомумән, эчке эшләр ветераннары тулы тормыш белән яши. Районның ватанны саклаучылар фонды хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Күптән түгел ДОСААФ җирле бүлекчәсенең элекке җитәкчесе Химмәт Әхтәмов истәлегенә багышланган Бөтенрусия «Ворошилов укчысы» фестивален оештырды алар. Район эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Альберт Солтанов башлангычында республика районнарында булган спорт ярышларында да актив катнаша алар. Әйткәндәй, хезмәт елларында да гер күтәрү буенча гел алдынгы урынга чыга, чаңгы ярышларында да беренчелекне бирми Ринат Габидулла улы.

Майор исеменә лаек булган Ринат Габидулла улы, өйләнеп, күркәм йорт тергезгән, ул һәм кыз үстергән, агачлар утырткан. Инде дәү әти булып, өч оныгын тәрбияләргә булыша. Тормыш иптәше Рима Риза кызы белән дини бәйрәмнәрдә дә катнашалар, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдән дә читтә калмыйлар, заман сулышы белән бергә атлый Дәүләтовлар.

Автор: Фарзана Исмагилова
Читайте нас