Шушы җирдән, шушы туфрактан без…
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Энҗе Бәдертдинова җитәкләгән Шулган авыл Советы биләмәсенең районда иң зур, иң күркәм һәм иң матурларның берсе булуы күпләргә мәгълүм. Биләмәгә биш авыл – Шулган, Кашкак, Гәрәбаш, Чишмә, Җиләктау авыллары беркетелгән. Анда барлыгы 2012 кеше теркәлгән. Җәйге айларда туып-үскән нигезләренә кайтып торучылар да бар.
Мәкалә героем Энҗе Рәфил кызы шушы авылда туып, мәктәбендә белем алып, колхоз кырларында печән җыеп, клубларында җырлап-биеп, әнисе һәм дәү әнисе тәрбиясендә үскән кыз. Бөре педагогия институтын тәмамлап, туган мәктәбендә татар теле, аннан соң Башкортстан мәдәнияте, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен бирә, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары һәм берничә ел директор булып эшли. Өч дистә ел дигәндә шөгылемне үзгәртермен, дип уйламагандыр да, әмма язмыш аны мәктәбеннән аерып, авыл Советына алып килә.
– Лаеклы ялга киткәндә Альмир Сафинович чакыртып алды да, авыл Советы башлыгы вазыйфасына синең кандидатураңны тәкъдим иттем, башка бер вариант та күрмим, дип, мине район хакимияте башлыгына алып керде. Икенче көнне, машина ачкычы белән кабинет ачкычын биреп, саубуллашып, кайтып та китте. Ул вакытта әле кабинетта компьютер да юк чак. Кайдан тотып башларга? Җитмәсә, капкадан чыккач та еллар дәвамында хезмәт салган мәктәбем үзенә чакырып торган сыман. Бер-ике атна мәктәп ягына ымсынып йөрдем. Күз курка, кул эшли, дигәндәй, яңа эшкә өйрәнеп китәргә Рушан Кадим улы Гәрәев өйрәтте. «Менә Чишмә авылының юлларын төзекләндерергә кирәк, шуннан башла, соңыннан искә алып сөйләрсең», – дип шаяртып та куйды. Гомумән, район хакимиятенә кайчан мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Җитәкчеләребезнең заман сулышы белән бергә атлавы, яңача эшләве безне дә канатландыра, яңа ачышларга әйди. Авыл Советы биләмәсендә минем дәвердә эшләгән һәрбер хезмәткәргә рәхмәтем зур. Нинди генә вакытта эшләсәк тә, нинди генә эш йөкләтсәң дә, җиренә җиткереп, төгәл башкардылар, рәхмәт барсына да. Хәзер биредә яшь кадрлар хезмәт сала. Алар да тырышып, тагын да яхшырак яңа көч, яңа идеяләр белән эшләрләр дип ышанам. Авыл халкы да төрле проблемалар белән килә, алар юнәлеш бирә, аларны бит эшләргә, хәл итәргә кирәк. Шулай эшемнең асылына төшенеп, җиңнәремне сызгандым, – дип хәтерли Энҗе Рәфил кызы.
Әйе, аның эшкә башлавына быел ун ел тула. Шушы вакыт эчендә Шулган авыл үзәге дә сизелеп үзгәрде. Эшне дөрес оештыра белгән, халык сүзен ишетә, вак-төякне дә күңел аша үткәргән җитәкче республика программаларына таянып эш итә. 2020 елда шулганлылар «Аек авыл» республика конкурсында 3нче урын яулап, акчасына балалар мәйданчыгы эшләп куйдылар. Заманча шәһәр мохите программа кысаларында «Җиңү паркы» калкып чыкты, авыл үзәгендәге тротуар юллары, киртәләр яңартылган. «Авыл биләмәләренең комплекслы үсеше» программасы ярдәмендә ял урыны эшләнгән. Район башлыгы грантында катнашып алган акчаларына Үзәк урамга видеокамералар урнаштырганнар, тегү машиналары сатып алынган. Бүгенге көндә биш һөнәри тегүче шул машинкаларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга кием тегә. 2019 елда авыл Советы биләмәсе «Иң яхшы муниципаль берәмлек» исеменә лаек була. Акчалата премиягә «Нива» автомобиле сатып алганнар. «Лукойл» грантында җиңү яулап, Гәрәбаш авылында крайны өйрәнү музее булдырганнар. Шушы программаларда катнашу өчен халык саны меңнән артык булырга тиеш. Шулганда халык саны җитәрлек, әмма авылларда аз. Шулай да авылларны чиратлап төзекләндерергә форсат таба алар. Үткән ел Гәрәбаш, Кашкак, Чишмә авылларында чишмәләр, күперләр төзекләндерелгән.
– Проблемалар булсын ул, кайчагында жалоба белән килүчеләр дә ниндидер җитешсезлекне ачыкларга ярдәм итә. Аларга да рәхмәтлемен, – ди Энҗе Бәдертдинова. – Зират киртәләрен халык белән берлектә, иганәчеләр ярдәме белән яңарттык. «Крупская» җәмгыяте белән дә үзара ярдәмләшеп эшлибез. Спорт, мәдәни чараларны, өмәләрне бергә оештырабыз. Ике елга бер тапкыр «Гәрә моңнары» җыр һәм бию район конкурсы үткәрелә. Анда да авылдан чыккан эшкуарлар зур ярдәм күрсәтә. Барысы да шома гына, җайлы гына бара иде, эшлибез, ашыйбыз, өстебез бөтен, тамаклар тук, юллар ачык. Махсус хәрби операция башлануы, авылдашларыбызны сугыш яланына озату бик авыр. Безнең авыл Советы биләмәсеннән 36 ир-егет алгы сызыкта. Аларның күбесенең дәү әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар иде. Кызганычка каршы, алты ир-егетебез яу кырында батырларча һәлак булды. Яугирләрнең туганнарын, әти-әниләрен ярдәмебездән ташламыйбыз. Егетләргә Җиңү мәйданында тактаташлар куелды, мәктәп бинасында «Герой партасы» ачылды. Ялга кайткан һәрбер авылдашны җыелып каршы алабыз, исәнлек-саулык теләп, озатып калабыз. Һәлак булганнар истәлегенә спорт чаралары оештырабыз. Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча да авыл халкы бердәм ярдәм итә. Авыл старосталары, ветераннар Советы рәисе, волонтерлар ярдәмен тоеп, шушы урында хезмәт салган өлкән буынның киңәшләрен тотып эшлибез, – ди авыл Советы биләмәсе башлыгы.
Иртән эшеңне яратып барасың, кичен ашыгып, өеңә кайтасың килеп тора икән – син бик бәхетле. Энҗе ханым да нәкъ шулай, хезмәтендә намуслы эш алып барса, гаиләсендә «5»ле куярлык хәстәрлекле әни, сөекле тормыш иптәше, ике оныгына яраткан дәү әни ул. Җәен ихатасын гөл-чәчәкләргә күмеп, бакча үстереп мул уңыш алырга гадәтләнгән ул. Малын да тоталар, бал кортлары да үрчетәләр. Тормыш иптәше Данис Әхкәм улы белән ике ул үстереп, олы тормышка озаткан алар. Кечесе Дияз нефть институтын кызыл дипломга тәмамлап, себер якларында хезмәт сала. Олысы исә – әнисенең уң кулы Динил, аграр университетны тәмамлап, «Крупская» җәмгыятен җитәкли. БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Әйтергә кирәк, Энҗе Рәфил кызы биләмә башлыгы вазыйфасына күчкәч, үзе дә Акмулла исемендәге университетны тәмамлаган. Яңалыклар белән танышып, заман белән бергә атлый, шуның өчен дә аның командасы республика һәм район конкурсларында, төзекләндерү эшләрендә гел алдынгы, гел беренче урында бара. Шөкер итеп яшәсәң, бар да була. Авылдашларым да, мин дә шушы җирдә яшим бит, дип, туган җирне матурлап, саклап яшәсеннәр иде, дигән теләктә Республиканың бихисап Почет грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булган Энҗе Рәфил кызы.