Новости
10 Июля , 11:17

Исеме мәңгеләштерелде

Бай тарихлы Иске Чокыр авылы тирә-якка үзенең күренекле шәхесләре, табиблары, укытучылары, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында искечокырлылар тынычлык өчен көрәшә, күпләре корбан була. Аларның оныклары бүгенге көндә МХО зонасында илебез иминлеген саклый. Тыныч тормышта да армия хезмәтен үтәгәндә һәлак булучы бар бу авылдан.


Күптән түгел Иске Чокыр авылында 1988 елда армия хезмәтен үтәгәндә Байконурдагы фаҗигале катастрофа вакытында гомере өзелгән Илдус Хисаметдиновның якты истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Чарага Илдус Рәфис улының якыннары, сыйныфташлары, авылдашлары һәм аны хөрмәт иткәннәр җыелды. Чараны хаклы ялдагы укытучы Фәрхәт Гайнуллин алып барды.

Илдус 1969 елның 12 апрелендә Иске Чокырда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Авыл башлангыч мәктәбен, Аксәет урта мәктәбен тәмамлый. 1985 елда Сарапул аграр техникумына агроном белгечлеге буенча укырга керә. Укытучысы аны математиканы бик яхшы белгәне өчен икътисад буенча яки физматка барырга үгетләсә дә, егет: «Минем кабинетта утырасы килми, кырда, басуда атка атланып йөрисе килә», – ди. Бер ел белем алгач, ул үз теләге белән Кораллы Көчләр сафына китә.

Ләкин язмыш аяусыз... 1988 елның 16 маенда әти-әнисенең йөрәген утка салып, «улыгыз һәлак булды» дигән кара кайгы килеп ирешә. Шушы фаҗигагә нибары бер ай кала командирыннан Илдус Рәфис улы исеменә Почет грамотасы килгән була, ә 15 июньдә аны отпускка җибәрергә вәгъдә итәләр...

Илдус кечкенәдән тырыш бала булып үсә. Әтисе Рәфис абый Ленин исемендәге колхозда 31 ел бригадир булып, аннары 11 ел кадрлар бүлегендә хезмәт куя. Әнисе Җәмилә апа кибеттә эшли.

– Илдус туган җанлы иде. Әти-әнием бу югалтуны бик авыр кичерде. Машина алырга дип җыйган акчаларына Казахстаннан 11 көн дәвамында поезд белән энебезне кайтарып җиткердек, – дип күз яшьләре аша сөйләде бертуган апасы Зәкия Шәяхмәтова.

Якты истәлекләре белән сыйныфташы Мөхәммәт Хуҗин да уртаклашты:

– Илдус белән без 4нче сыйныфтан бирле бергә укыдык. Барыбыз арасында да ул зирәклеге, максатчанлыгы белән аерылып торды. Математика, физикадан искиткеч грамоталы иде. Укытучы тактага мәсьәләне язып бетергәнче, ул аны эшләп тә өлгерә. Үзенекен бетергәч, безгә дә ярдәм итә иде.

10нчы сыйныфта укыганда кыш көне иртән мәктәпкә килде дә: «Мәмәтәйдән кич йөреп кайтканда каршыма бүре килеп чыкты. Бүре миңа карап утыра, мин басып торам. Ике сәгать шулай карашып тордык. Соңыннан бүре борылды да читкә кереп китте», — дип сөйләгән иде. Соңыннан олыларга бу хәлне сөйләгәч, «Үләсе кеше булса, бүре тими», диделәр...

Аннары сүз ул вакытта Ленин колхозында эшләгән Айрат Солтановка бирелде:

– Миңа Байконурда хезмәт иткән кешеләр белән еш аралашырга туры килде. Анда районыбыздан да ир-егетләрнең намус белән изге бурычын үтәгәннәре бар. Илдусның истәлеген мәңгеләштерү – бик куанычлы хәл. Батыр якташларыбызның исеме беркайчан да онытылмасын иде, – диде Айрат Галихан улы.

Бу мемориаль тактаны Илдус Рәфис улының туганнары булдырып куйды. Газиз энеләренә, абыйларына булган чиксез мәхәббәт нәтиҗәсендә бу изге гамәл тормышка ашты.

Арабыздан иртә китсә дә, Илдус абыйның исеме якташлары хәтерендә мәңге яши. Исән булса, ул менә дигән гаилә башлыгы, хәстәрлекле ата, җәмгыятькә файдалы кеше булыр иде. Су сөлеге кебек чибәр, тырыш ир-егетнең нибары 19 ел гына яшәп калуы бик кызганыч. Ләкин батырлар үлми! Ниһаять, 38 ел узгач, аның якты истәлеге мәңгеләштерелде. Безнең арабызда булмаса да, аның рухы авыл күгендә мәңге балкый!

 

Зинира ФӘХРИУЛЛИНА

Автор:Зинира Фахриуллина   
Читайте нас