«Язсаң – кара,
сөйләсәң сүз җитмәс...»
Конкурска
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Быел әткәебез, сугыш ветераны Хәбибҗан Исмәгыйлевка 100 яшь булыр иде.
Ул бик матур тормыш юлы үтеп, тугыз балага гомер биреп, олы юлга бастырды. «Алтын куллы» әтиебез үзе нефтьче булып хезмәт салса да, гаиләне матди яктан тәэмин итәр өчен агач эше белән дә шөгыльләнде. Һәр авылда аның кулы белән төзелгән чоланнар, тәрәзә порыслары бихисап. Ул ясаган гөбе һәм ипи чиләкләре кайберәүләрдә әле дә сакланадыр.
Өй тулы бала-чага булыр иде, әткәй-әнкәйнең кычкыртканын ишеткәнебез булмады. Икәүләп җырлап, яисә биеп җибәрерләр иде. Эх, балачакның матур хатирәләре… Җылы сүз – җан азыгы, диләр. Аларның тырышлыгы белән без бәхетле, әти-әниле, мул ризыклы, мәдәниятле гаиләдә үстек. Әткәй үз гомерендә бер тапкыр да тәмәке суырып карамаган. Күп җәяү йөреде, чаңгыда, велосипедта йөрергә яратты. Авылда беренче булып алма бакчасы үстерде, бал кортлары үрчетте. Әнкәй белән алар тозлаган гөмбәләрнең тәме әле булса тел очында саклана. Тик бер без аңлап җитмәгән гадәте бар иде аның. Күңеле нечкәреп киткән чакларда үкереп еларга тотына иде. Без кечкенәбез, әткәйнең нигә елаганын аңламыйбыз. Күршедә Габидулла бабай Ибәтуллин яши иде. Аны чакырабыз. Ул аны аталарча акыллы киңәшләре белән юата иде. Соңрак төшендек: сугыш елларын исенә төшереп елаган бит ул. 17 яшендә фронтка китеп, дошманга каршы сугышкан, үлем белән күпме тапкырлар күзгә-күз очрашкан. Ул сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлый идек.
«Көндез ферма малларына ат белән силос ташыдым. Кичен клубка чыккач, авылдашым Мөбәрәк Сәлимов яныма килде. Хәбибҗан, иртәгә сугышка китәбез, Германия сугыш башлаган, ди. Шул кичтә урам баганасына кайдандыр табып радио элеп куйганнар, аннан Левитанның чыгышын тыңладык. «Товарищи! Граждане! Братья и сестры!.. Над нашей Родиной нависла серьезная опасность... Все силы народа – на разгром врага! Вперед, за нашу победу!», – дип бетереп куйды. Шул көннән алып көн дә 5-6 кеше, бер гаиләдән 3-4 кеше сугышка китә торды. Ул вакытта миңа 16 яшь иде. 17 яшем тулып узгач, авылдашларым Фәйзылхак Борханов, Нәсимҗан Солтанов, Мулламөхәмәт Муллагалиев белән без дә сугышка юнәлдек. Авылдан бергә чыгып китсәк тә, юлларыбыз аерылды. Фәйзелхакны танк белән Днепр елгасын кичкән вакытта су төбенә киткән, дип ишеттем. Мулламөхәмәт минометчы булып хезмәт иткән, ул да яудан кайталмады.
Уфа шәһәрендә кече командирлар мәктәбе бар иде, 6 ай шунда укыттылар. Анда Уразгилдедән Нәҗип Әпсаликов, Яңавыл районы Көрәш авылыннан Разиф Бәкиров та бар иде. Аның белән сугышка бергә кердек. Немецлар чигенә, яндырып, шартлатып, артларыннан кара төтен чыгарып, бик күп корбаннар калдырып бара алар. Безнең 16нчы танк бригадасы зур гына бер авылга килеп керде. Әледән-әле снарядлар шартлый. Миннән ерак түгел 21 яшьләр тирәсендәге кыз винтовкасына таянып басып тора. Снаряд ярчыгы аның ботын яралаган. Ярасын булган чүпрәкләр белән кысып бәйләдем. Шулчак каршыма Разиф Бәкиров шуышып килә. Хәбибҗан, мин яраландым, ди ул. Аларны җыеп тылга алып киттеләр. Яралы якташымны госпитальдә үлгән, диделәр.
Чираттагы яудан соң танкларны маскировать итеп куйдык та, бер әбинең йортында утырабыз. Себердән килгән бер егет, бездә суык, мин, сугыш беткәч, монда калам, дип сөйләнеп утыра. Шулвакыт урамнан әби йөгереп керде. Хлопцы, текайте, самолеты, дип кычкырды. Төрлебез төрле якка чыгып йөгердек. Без чыгу белән өй түбәсенә снаряд килеп төште. Шәрипов фамилияле солдат үлде – аны җирләп куйдык. Снаряд себер егетенең өстенә үк төшкән, аның ит-сөякләре генә калган, җыеп та ала торган түгел. Өченче солдат нык кына яраланган, аны сарайга кертеп салдык. Мин яшәрлек түгел, атып кына китегез, ди ул. Ничек атмак кирәк. Ул да шунда алган яраларыннан җан бирде. Солдатлар кайда үлсә, каберләре шул урында кала барды.
1943 елның 6 ноябрендә Киев шәһәре азат ителде. Сумск районы Дарвин станциясе янында, танктан төшеп, урман читенә бардым. Хисмәтуллин (балалар йортында тәрбияләнеп үскән егет), Кушнаренко районы егете Миронов танк янында калды. Шулвакыт снаряд шартлады. Миронов җирдә ята, бронебойный снаряд өзеп киткән Хисмәтуллинның башы Мироновның аркасында сикергәли. Минем автоматның дульный тормозын өздереп киткән.
Ялгышлык белән үлгән кешеләр дә булды, барсы да күз алдында. Караңгы төшкәч кенә бер авылга барып кердек. Кече лейтенант танкка юл күрсәтәм дип арты белән барган. Дөм караңгыда минометка абынып егылган да аның өстенә танк менеп киткән. Лейтенантны шунда җирләп куйдык.
Иртә таңда старшина Якупов бер поляк солдатын тотып алып килде. Ул фашист киемендә, муенына немец тәресе таккан. Үтермәгез мине, сезгә хезмәт итәрмен, ди. Кайда ул аның белән сөйләшеп тору, сатлык җанны чыгарып аттылар. Капитан Захарченко каты яраланды. Аны тылга алып киттеләр. Сугышта кемнең кем икәнен белүче дә юк. Җиңү көнен Берлиннан 200 километр ераклыкта урнашкан Грайфсвальд шәһәрендә каршыладык.
Сөйләсәң, сөйләп бетерә торган түгел без күргән михнәтләр. Ярый әле шул мәхшәрдән исән-сау кайттык. Хөкүмәт ярдәме тоеп яшибез. Дөньяларыбыз имин булсын. Балаларга сугыш күрергә язмасын», – дип кабатларга ярата иде әткәем.
Ул 97 яшен тутырып, үз акылында булып, үз аякларында йөреп, васыятьләрен әйтеп, мәңгелеккә күзләрен йомуга быел өч ел тула. Шушы форсаттан файдаланып, соңгы елларда әткәебезгә кадер-хөрмәт күрсәткән район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовка, Аксәет һәм Кодаш авыл Советы биләмәләре башлыкларына, мәктәп коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләремне юллыйм. Ә әткәебезне соңгы сулышына кадәр тәрбияләгән сеңелем Миләүшә һәм киявем Нәҗипкә тирән хөрмәтемне белдерәм.
(Фотолар гаилә архивыннан).