Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар 2019, 13:04

Грипп турында

Быел эпидемиологлар грипп вирусының берьюлы өч штаммын терки.

«Республикага грипп килде. Һәм бу әле авыруның башы гына. Узган атнада 9 очрак теркәлгән. Әле грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны – 12 980 кеше, шуларның 60 проценты – балалар», – ди республиканың баш
санитар табибы Евгений Степанов.
Табиб сүзләренә караганда, эпидемия чиге әлегә нибары 10 процентка арткан.
Белгечләр фаразлавынча, авы­руның иң кискен чоры февраль-март айларына туры ки­лә­чәк. Шуны да билгеләп үтәргә ки­рәк: республика халкының 45 проценты гриппка каршы прививка ясаткан.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: