Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 гыйнвар 2019, 11:22

Беренчел мәсьәлә булырга тиеш!

Алдагы елларда медицина тармагына игътибар бермә-бер артачак.Сәламәтлек – кешенең иң зур хәзинәсе, алыштыргысыз байлыгы. Соңгы арада ил, республика җитәкчелегенең сәламәтлек саклау проблемаларына зур игътибар бүлүе сөендерә.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында дәваханәләрне, поликлиникаларны, аеруча ташламага хокуклы гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне тәртипкә салырга боерды. Препаратлар һәркемгә вакытында килеп җитәргә тиешлекне ассызыклады.
Республика җитәкчесе игътибарны авария хәлен-дә­­ге, таушалган медицина учреждениеләренә юнәлт-те. Авылларда фельдшерлык пунктлары, шәһәрләрдә поликлиникалар җитеш-мәүне беренчел проблемага чыгарды һәм Хөкүмәткә медицина оешмаларын тө-зү, капиталь ремонт һәм реконструкция ясау, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча программа эшләргә боерды.
Беренчел мәсьәлә булырга тиеш!
Радий Хәбиров сәламәт-лек саклау темасының һәр-вакыт беренчел булачагын билгеләде, шул исәптән алкоголь һәм тәмәке куллану белән көрәшнең дә.
Юлламада авыруларны кисәтү мәсьәләсе дә читтә калмады. Дәүләт җыелы-шы-Корылтайга эшләүче халыкның авыруларын ки-сәтүгә страховка­лаучылар-ның икътисади механизмын мотивацияләүне булдыруга федераль законнарга үзгә-решләр кертү буенча башлангыч булдырырга кушылды.
Медицина кадрлары җи-тешмәү – җитди проблема. Бүген медицина учрежде-ниеләренә якынча 1300 табиб җитешми. Республика җитәкчесе бу мәсьәләне хәл итүдә район хакимиятләрен активрак булырга чакырды. Хөкүмәткә яшь белгечләр өчен соңыннан сатып алу мөмкинлеге белән арендага торак бирүнең республика программасын эшләргә боерык бирелде.
Бүген республикада һәм илдә сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң зур максат – кешенең гомер озынлыгын арттыру. Әле уртача гомер озынлыгы 72,6 яшь булса, 2024 елга 76,7 яшькә җитәргә тиеш. Бу уңайдан “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектында күп максатлар куелган: беренчел медико-санитар ярдәмне үстерү, йөрәк-кан тамырлары системасы, онкология авырулары белән көрәш, балалар сәла­мәтлеген саклауны үстерү (балаларга медицина яр­дәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп), респуб-ликаның сәламәтлек саклау оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэ-мин итү, Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкә-сендә бердәм санлы контур булдыру, республикада медицина хезмәтләренең экспортын үстерү.
Бүген республикада бил­геләнгән мөһим бурычлар: сәламәтлек саклауның беренчел звеносының медицина оешмалары челтәрен формалаштыруны тәмам-лау, йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары бе-лән көрәш буенча төбәк программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасы ниге­зендә медицина оешмала-рының үзара хезмәттәшлек механизмнарын булдыру, медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар бе-лән тәэмин итү, медицина хезмәтләре экспорты механизмын камилләштер.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан.
Читайте нас: