Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 февраль 2019, 11:44

Хезмәтләренә уңайлыклар өстәп Районга өр-яңа «Ашыгыч ярдәм» машиналары кайтты

Декабрь-гыйнвар айларында үзәк район дәваханәсенең техника паркы берьюлы өч автомобильгә тулыланды. Шуларның берсе -ГАЗель базасындагы «В» класслы өр-яңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы. Ул фельдшерлар тарафыннан медицина ярдәме күрсәтү һәм җиһазлар урнаштыру өчен тәгаенләнгән эш зонасының иркен булуы белән аерылып тора.

Автомобильләрнең икенчесе – югары үтүчәнлеккә ия булган УАЗ базасындагы «В» класслы «Ашыгыч ярдәм» автомобиле.
Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Нияз Зыятдинов бил­ге­лә­венчә, бүген район дә­ва­ха­нәсе «Ашыгыч ярдәм» машиналары белән тулысынча комплектланган. Элек кайтарылганнары бе­лән чагыштырганда, заманча ав­то­мо­бильләр барлык та­ләп­ләргә һәм стандартларга туры килә.
ПАЗ базасында «Күчмә фельшер-акушерлык пунк­ты» итеп тө­зелгән медицина ком­плек­сы­ның әһәмияте аеруча зур булачак, дип өмет итә табиблар. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган ерак төпкел авылларга барып, халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә тәгаенләнгән. Электрокардиограф, кандагы ши­кәр, холестерин дәрәҗәсен тик­шерү аппараты, күз басымын үлчәү индикаторы, дефибриллятор, пациентларны күчерү һәм ташу чаралары, кыскасы, – ул тә­гәрмәчле дәваханәне хә­тер­лә­тә. Мондый күчмә фельдшер-акушерлык пункты икътисади яктан нәтиҗәлелек, диагностика потенциалын арттыру, скрининг программаларда катнашу мөмкинлеге бирә.
Автомобильләр «Беренчел звено медицина оешмаларын ав­то­мобильләр белән тәэ­мин итү» Федераль һәм «Ашыгыч яр­дәм бригадаларын җи­һаз­лан­дыру» төбәк программалары нигезендә кайтарылды. Алар ашыгыч медицина ярдәме­нең дәрәҗәсен һәм сыйфатын күпкә арттыру мөм­кинлеге бирә­чәк.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: