Сарымсак бавырны чисарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр.
Имбирь тамырында бик күп витаминнар, минераллар, эфир майлары бар. Ул С витаминына, ретинол һәм В төркеме витаминнарына бай. Имбирь аппетитны ача, азык эшкәртүне яхшырта, күңел болгануны баса. Иммунитетны ныгыту өчен аны ашка, боткага, итле ризыкларга кушалар. Сутын соуслар, салатлар ясаганда кулланалар. Чәйгә кушсаң, вирусларга каршы көрәшә торган яхшы эчемлек килеп чыга.
Лимонда С витамины бик күп. Аның сутын ясау белән ук эчәргә кирәк. Югыйсә, файдасы югала. Кайнар чәйдә дә витамины аз кала. Иң яхшысы, чәйне лимонны кабып- чәй эчәргә. Көн саен бер лимон телеме ашап куйсагыз, иммунитетыгызга яхшы ярдәм булыр. Иттарткыч аша чыгарып, бал кушып ашаганда тәмле дә, файдалы да.
Бал ялкынсынуларга, стрессларга каршы тору, яраларны төзәтүче сыйфатларга ия. Иртән бал ашап кую бик файдалы. Сары мәтрүшкә, лимон, кура җиләге белән куллану яхшы. Әстерхан чикләвеге, кешью, күрәгә, йөзем, караҗимеш, бал кушылган катнашма хәлсез, авыру кешеләр өчен кирәкле азык булыр.
Кефир гөмбәчеге эчәкләрне микроблардан саклый, сөякләрне ныгыта, канда вирусларга каршы көрәшүче сыйфатларны арттыра. Яңа ясалганкефир эчү файдалы, анда тере микрофлора саклана. Хәлсезләнгән, авыру, еш салкын тидереп чирли торган кешеләргә даими кефир кулланырга кирәк.