Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 март 2019, 17:51

"Без сәламәт тормыш яклы"

Яңа Кайпан авылының 10-15 кешедән торган бертөркем хатын-кызлары үзләренең гадәти булмаган шөгыле белән авылдашларын беренче ел гына гаҗәпләндерми. Баштарак аларның чаңгы таягы тотып урам буйлап атлавы бик кызык тоелгандыр инде, үтеп баручылар: «Үзләре чаңгыда йөрергә чыккан, ә чаңгыларын өйдә онытып калдырган», – дип елмайган була иде. Хәзер инде аларга ихтирам белән карыйлар, үзләре дә кушылалар.


Бүген инде скандинав йөрүгә чыгучылар авылда гаҗәеп хәл түгел. Пенсионер апалар Фәүзия Дәүләтханова, Мө­ни­рә Мостафина, Нәзилә Габ­дел­хакова, Фидәлия Мостафина, Рәзинә Лотфуллина, Резеда Рамазанова, Инвера Гай­нел­җа­нова, Дания Камалова көн дә диярлек чаңгы таяклары тотып йөрүгә чыга. Урта яшьтәге ханымнар да читтә калмый: Клара Хаҗетдинова, Рәфисә Садриханова, Резеда Ахунова, Флүзә Мусина, Резида Ахунова, Рәзинә Әхмәтгалиева, Зилә Мәгъ­зумова да бу шөгыльне үз итте. Эльмира Гарифуллина исә үзе белән Илсаф һәм Илдан исемле улларын да алып чыга.

Баштарак тик утырырга яратмаган ханымнар мәктәпнең спорт залына йөреде. Физкультура укытучысы Илфир Гарифуллин гимнастика, физик кү­негүләр эшләүне оештырган иде. Фитнесның яңа төре турында алар телевизордан, Интернеттан ишетеп белгән.

Һәр нәрсәнең үз сере. Скандинав йөрүнең дә үз нечкәлекләре бар. Аны гади генә атлап йөрү белән чагыштырып булмый. Таяклар белән йөрүнең файдасы күбрәк. Төркемнең тренеры Мәдәния Шәрәфуллина әй­тү­енчә, көч кул-аякларга тигез бү­ленергә тиеш һәм иң мөһиме ул кешенең яшенә һәм җенесенә карамый, барысына да туры килә.

Ханымнар яраткан шөгыленә чыкмый калганы юк. Аларга буран да, салкын көннәр дә комачау итми. Җылы һәм уңайлы итеп киенәләр дә, билгеләнгән урында очрашып, өч-дүрт километрлык маршрутка чыгалар. Атлаганда яңа­лык­лары, тәэссоратлары бе­лән уртаклашалар. Билге­ләнгән финишка – мәктәп алдына килеп җит­кәч, кыска гына ялдан соң шул ук таяклары бе­лән физик кү­не­гүләр эшлиләр. Алар­ның бу шө­гы­ле көздән алып апрель айларына кадәр дәвам итә. Җәй айларында инде авыл халкының, бе­лүе­безчә, тренажер залы – ул бакча.

Бу тиктормас ханымнар китап­ханәгә йөрергә дә вакыт таба: китап, гәзит-журналлар белән кызыксына, мәдәни чараларда катнаша. Араларында «Бодым кызлары» хатын-кызлар клубында шөгыльләнүчеләр бар.

– Саф һавада йөрүнең файдасы бермә-бер зур. Без монда күтәренке кәеф, күңел дәрте алабыз. Сафларыбыз тагын да артыр дип уйлыйбыз, чөнки сә­ла­мәтлекне сатып алып булмый, хә­рәкәт иткәндә генә аңа ярдәм итәр­гә була, – ди алар, башкаларны да кушылырга чакырып.


Айгөл Садриханова, Яңа Кайпан авылы китапханәчесе.
Читайте нас: