Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 март 2019, 16:54

Радий Хәбиров онкология диспансеры төзелешен тикшерде

20 мартта Уфада төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанның 100 еллыгына юбилей объекты - Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусы төзелеше барышын тикшерде.

Тугыз катлы корпус төзелеше 2017 ел ахырында башланган иде. Мәйданы - 20 мең квадрат метрдан артык.
Биредә 240 койкага палаталы бүлекләр һәм сменага 450 кешегә исәпләнгән поликлиника урнашачак.
Объектның бәясе - 1,7 миллиард сум. 2019 елда аны төзүгә 900 миллион сум чамасы акча тотылган, шуның 500 миллион сумы – федераль бюджеттан. Яңа корпусны 2020 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Радий Хәбиров төзүчеләр, табиблар, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән аралашты. Аларның сүзләренә караганда, объектны тапшыру мәйданнарны киңәйтү һәм диагностика кабинетларының бер өлешен яңа корпуска күчерү исәбенә койкалар фондын 500 берәмлеккә арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
– Бу - гаять кирәкле объект. Чөнки онкология авырулары - безнең заманның бер бәласе, – диде республика җитәкчесе. – Безгә пациентлар һәм, әлбәттә, табиблар өчен уңайлы шартлар булдыру бик мөһим. Биредә лаборатория, техник база, беренчел тикшерү базасы көчәя. Без бу объектны көтәбез.
Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белән пациентларны маршрутлаштыру, онкологик авыруларны диагностикалау буенча чараларны тормышка ашыру барышы, шулай ук, республикада эре сәламәтлек саклау объектларын төзү өчен федераль финанслауны алу перспективалары турында фикер алышты.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: