Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март 2019, 11:36

Сәламәтлеккә битараф булмыйк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән ел саен 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Күп еллар элек нәкъ шушы көнне галим Роберт Кох әлеге чирне ачкан. Бу авыру үзен ничек сиздерә? Аның белән чирләмәс өчен нинди чаралар күрергә? Бу хакта үзәк район дәваханәсенең табиб-фтизиатры Рафаэль Шафиев белән әңгәмәләштек.

– Рафаэль Салихҗанович, туберкулез чире таралуының сәбәпләре нәрсәдә?
– Туберкулез бүген, йогышлы авыру буларак, бөтен дөньяда җитди проблема тудыра. Ул, башлыча, үпкәләрне зарарлый. Аның белән авырган кеше башкаларга да хә­веф тудыра. Сөй­ләшкәндә, ютәллә­гән­дә, төч­кер­гәндә бү­ле­неп чыккан мико­бак­те­рия­ләр һава-тамчы юлы белән, шулай ук савыт-саба, теш щеткасы, сөлге, урын кирәк-ярагы аша йога.
20 яшенә бар кешеләр дә бу инфекцияне йөртүче була, әмма чир һәркемдә дә үсеш алмый. Хәвеф төркемендә – иммунитеты какшаган, хроник чирләре булган кешеләр. Туберкулез таралуының төп факторлары эчкечелеккә, наркоманиягә, аерым категория гражданнарның туклану сыйфаты начар булуына, аерым эш һәм яшәү урыны булмаган кешеләр санының артуына бәйле.
Шуны да белергә кирәк: туберкулез белән хайваннар да чирли. Шуңа бу чир авыру хайван яисә кошлар итен, сөтен, йомыркаларын кулланганда да йога ала.
– Кайбер ата-аналар манту реакциясе куюдан баш тарта. Бу хәвефлеме?
– Мантуның бер куркынычы да юк. Ул бала организмына хә­веф тудырмый. Шуңа да ата-аналарның аңардан баш тартуы урынсыз. 15 яшьтән өлкәнрәк гражданнар ел саен флюорографик тикшеренүләр үтеп торырга тиеш. Ул үз вакытында дигноз куярга, дәвалау курсын башларга һәм бәйләнештә булган кешеләр арасында профилактик чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Туберкулезны профилактикалау бала табу йортында ук башланып, яңа туган балага туберкулездан прививка ясала.
– Туберкулез үзен ничек сиз­дерә?
– Өч атна дәвамында ютәл, аппетит булмавы, тән авырлыгы кимү, тән температурасының даими күтәрелүе, хәлсезлек, төн­нәрен тирләү, күкрәк чит­ле­ген­дә авырту тою, кан төкерү табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп булырга тиеш.
– Безнең районда бу авыру буенча хәл-торыш нинди дә­рәҗәдә?
– 2018 елда туберкулезның актив формасы белән авыру күр­сәткече 100 мең халыкка исәп­лә­гәндә 21,82 тәшкил итә. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,2 тапкырга һәм республика күр­сәт­кечләреннән 1,8 тап­кырга тү­бәнрәк. Район тер­ри­то­рия­сендә чирнең йогышлы бацилляр формалары ачыкланмады.
– Туберкулез белән чирләмәс өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
– Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Иң мөһиме – сәламәт тормыш алып бару, яман гадәтләрдән баш тарту, физкультура белән шөгыльләнү, тиешенчә туклану, һәм, әлбәттә, туберкулезга үз вакытында тикшерелеп тору.
Эльмира Гәрәйшина әңгәмәләште.
Читайте нас: