Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 апрель 2019, 18:33

Грипп китте

Республиканың «Роспотребнадзор» идарәсендә грипп эидемиясенең тәмамлануын игълан иттеләр. Ведомство күрсәткечләре буенча, авыруның иң күтәрелгән чоры 7 атна – 28 гыйнвардан 17 мартка кадәр дәвам иткән.

Эпидемия чиге Башкортстанда – 56,5, Уфада 55,5 процентка үтелгән. Белгечләр фикеренчә, быелгы сезонның үзенчәлеге – эпидемиянең түбән интенсивлыгы һәм өлкәннәр арасында эпидемия чигенең озак вакыт күтәрелгән булуы. Балалар арасында чикне үтү ике атна чамасы гына күзәтелгән.
2019 елда республикада 205 мең кеше чирләгән, бу – төбәк халкының 5 проценты. Балалар арасында 125,7 мең кеше авыруга дучар булган, бу – республикадагы балаларның 14 проценты.
Читайте нас: