Хатын-кызлар организмында иң «бәхетле» гормон «триптофан» дип атала. Ул аминокислоталар хисабына эшләнә. Аны ак продуктлардан: сыр, гөмбә, ит, сөт, йогурт, эремчек, балык, солы, банан һәм арахиста табарга мөмкин.
Ир-егетләрнең бәхет гормоны – дофамин. Ул балык, йомырка, чөгендер, алма, банан һәм яшел чәйдә бар.
Димәк, бәхетле буласы килсә, хатын-кызларга - триптофан, ә ир-егетләргә дофамин гормоннары кергән азык-төлек ашарга кирәк!
Сүз уңаенда шунысын да әйтик: күпләр иң яхшы антидепрессант дип санаган шоколадта теобромин бар, ләкин ул гормон түгел. Әйе, ул, чыннан да, кәефне күтәрергә мөмкин, ләкин шул ук вакытта кандагы инсулин дәрәҗәсе дә күтәрелүе ихтимал.