Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 апрель 2019, 18:17

Төнлә бәдрәфкә торасызмы? Димәк, чирлисез!

Моны Япония кардиологлары раслаган. Төнге йокыны бәдрәфкә бару өчен бүлү тозны күп куллану һәм югары кан басымы белән бәйле, дип белдергән алар.

Төнлә бәдрәфкә никадәр ешрак йөрсәгез, йөрәк һәм кан тамырлары проблемалары шулкадәр җитдирәк.
Тикшеренүдә 4 меңгә якын кеше катнашкан.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары – үлемнәрнең төп сәбәпләре. Ел саен бу авырулар 17 миллионга якын кешенең гомерен өзә.
Читайте нас: