Хәлегезне берникадәр яхшырту өчен организмны актив матдәләр белән баету чарасын күрергә кирәк. Иң беренче чиратта, әлбәттә, витаминнар эчәргә тәкъдим ителә. Моны табиб белән киңәшләшеп эшләү мөһим.
Язгы авитаминоз вакытында күбрәк B төркеме витаминнарының дефициты күзәтелә. Алар нерв системасы эшчәнлегенә йогынты ясый, шунлыктан игътибарлылык югала, кеше төшенкелеккә бирелә. Бу очракта витаминнар шулай ук кешене арудан саклый, эчәкләр эшчәнлеген җайга сала.
Язгы авитаминоз шулай ук организмның C, D, E, K витаминнарына кытлык кичерүеннән дә булуы ихтимал. C витамины организмның табигый саклау көчен активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, теш казналарының ныклыгы өчен җавап бирә.
D витамины организмга кальцийны үзләштерергә ярдәм итә, аппетит өчен җавап бирә, йокыны көйли.
E витамины – тире күзәнәкләрен тышкы һәм эчке кире факторлардан саклаучы табигый антиоксидант. Ул зәйтүн маенда, яшелчәләрдә һәм яшел суган, укроп, салатта күп.
A витамины күзнең челтәрле кабыгының капиллярларын тергезә һәм күрү сәләтен саклый. Шулай ук тире катламының ныклыгын тәэмин итә. Ул балыкта, фасольдә, сыер итендә күп.
K витамины кан әйләнеше системасы эшчәнлеген җайга сала.
Әмма витаминнар һәм минераллар комплексын эчү генә дә җитми, туклану рационын баету да кирәк. Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчаткага бай булырга тиеш. Күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга табиблар юкка гына кушмый.