Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2019, 13:55

Диспансерлаштыру

Югары Тәтешле үзәк район дәваханәсе гражданнарны диспансеризация үтәргә чакыра. Аны даими үтү инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче куркыныч чирләрне киметергә, аларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Диспансеризациянең бурычлары:
- инфекцияле булмаган хроник чирләрне ачыклау: кан әйләнеше системасы авырулары (тәү чиратта йөрәк һәм цереброваскуляр авырулар), яман шешләр, шикәр диабеты, хроник үпкә чирләре);
- авыруларның хәвеф факторларын ачыклау;
- кеше сәламәтлеген бәя бирү, сәламәтлек төркеменә кертү һәм тиешле профилактика, дәвалау, реабилитация һәм сәламәтләнү чаралары билгеләү;
- чирләрнең үсешенә, аларның эземтәләренә юл куймау, актив тормыш белән яшәү.
Сәламәт булыгыз!
Лилия Кириллова, поликлиника мөдире.
Читайте нас: