Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2019, 12:51

Салкын тиеп дәваланганда җибәрелә торган хаталар

• Борынны юдырганда теләсә нәрсә тамызырга ярамый. Яран гөл яфрагы, сарымсак, суган суты болай да ялкынсынган борын куышлыгын ярсыта. Алар урынына майлы препаратлар тамызыгыз, әйтик, абрикос яки персик маен.

• Профилактика максатында, өйдән чыгып киткәндә баланың борынына оксолин мазе сылагыз, өйгә кайткач, диңгез тозыннан ясалган эремә белән юдырыгыз.
• Киң муенлы водолазка, свитер яки шарфлар ярдәмче түгел. Сулыш белән чыккан бак­терияләр киемгә сеңә һәм
бу аны кабат сулыйбыз дигән сүз.
• Аякны җылыту – кирәкле процедура. Әмма аны урамга чыгарга җыенмаган очракта гына эшләү дөрес. Әлеге процедурадан соң, аякка җылы оекбаш киеп йокларга яту әйбәт.
Читайте нас: