Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2019, 17:17

Яман шешне булдырмау яхшы

Ел саен җир йөзендә 10 миллион онкологик авырулар ачык­лана, шуларның 8 миллионы үлә. Җирдәге 13 процент үлем онкология авыруыннан.

Яман шеш һәрвакыт куркыныч ишетелә. Әмма белгечләр аны булдырмау чараларына игътибар итүгә басым ясый. Халыкара сәламәтлек саклау агентлыгы, сәламәт тормыш алып баруның 12 гади кагыйдәсен үтәү генә дә яман шеш булдырмауны 54 процентка киметү мөмкинлеге бирә, дип исбатлый.
Бер төрле тәмәке дә кулланмагыз. Йортыгызда һәм эш урынында тәмәке төтене суламагыз. Тән авырлыгын арттырмагыз, көндәлек физик активлыкта булып, утырып тору вакытын азайтырга тырышыгыз. Күп ит ашау, тозлы ризыклар кулланудан чикләнегез, исерткеч эчемлекләр кулланмагыз, артык эссе кояш нурларыннан сакланыгыз. Бигрәк тә балаларны артык эсседә йөртмәгез. Хезмәт гигиенасына таянып, эш урыннарыгызда яман шеш булдыручы әйберләрдән сакланыгыз. Яшәгән йортыгыздагы радиацияне тикшертеп карагыз. Баланы күкрәк сөте белән тукландырыгыз. Бала имезгән аналар яман шеш белән сирәк авырый. Балагызга В гепатиты вакцинасы ясатырга онытмагыз. Рак скрининг программалары белән кулланыгыз. Үзегезнең гомерне озайту һәм сәламәтлекне ныгыту өчен диагностик тик­ше­ренүләр үтәргә
онытмагыз. Сәламәтлек үзе­без­нең кулда.
Илзида Әхәтова, онкология кабинеты шәфкать туташы.
Читайте нас: