Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 апрель 2019, 13:47

"Мондый эштән мин канәгать түгел..."

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Сәламәтлек сәгате" форматында республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Ул беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалана алу мөмкинлеге һәм тармакка идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланды.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Максим Забелин хәбәр иткәнчә, төбәкнең медицина учреждениеләрендә уздырылган мониторинг нәтиҗәләре буенча, кабул итүгә языла алу мөмкинлеге кими, табибка килүчеләр саны да азая.
Әйтик, 2019 елның беренче кварталында, педиатрга мөрәҗәгатьләр саны кимүгә карамастан, кабул итүне алты көннән артык көтәргә туры килгән очраклар арткан. Башка белгечләрдә дә шундый хәл.
Максим Забелин сүзләренә караганда, бу күрсәткечләр асылда бүлек мөдирләре тарафыннан контроль, авырулар агымы белән идарә булмавын күрсәтә. Ә бу вакытны әрәм итү һәм кадрлардан нәтиҗәсез файдалану дигән сүз.
- Мин хакимият башлыкларын эшләргә мәҗбүр итәм, тармакка кадрлар җәлеп итү белән үзем шөгыльләнәм, ректорлар белән әңгәмәләр үткәрәм. Нәтиҗәдә, шундый хәл килеп туган. Димәк, табиблар саны буенча тискәре трендны туктаттык, балалар саны кими, балалар дәваханәләрен япмыйбыз, ә аларның табибларга керү мөмкинлеген киметтек. Бу - сезнең җитешсезлек, – дип, баш табибларга мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров. – Мин сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы җиткергән хәбәрдән канәгать түгелмен. Әгәр сез, хәлгә төшенеп, моны туктатмасагыз, без сезнең белән саубуллашачакбыз. Шушы квартал дәвамында тәртип урнаштырырга кирәк. Ниһаять, баш табиб пьедесталыннан төшеп, эшли башлавыгызны - эшлексез белгечләр белән аңлашуыгызны, нәтиҗәле эшчәнлек оештыруыгызны, үзегездән закон буенча соралган эшләр башкаруыгызны таләп итәм. Бу - зур дәүләт бурычы.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: