Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 апрель 2019, 11:40

Моны һәркем белергә тиеш

Яз җитү белән янә талпаннар уянып чыкты. Республикада талпан утыру очраклары теркәлде дә инде. Бу бөҗәкләр кеше өчен иң куркынычларның берсе булып тора. Чөнки алар талпан энцефалиты, бореллиоз таратучы булып тора.

Паразитлар ни белән куркыныч?

Вируслы талпан энцефалиты – ул күбесенчә үзәк нерв системасына зыян салучы көчле инфекцион авыру. Тешләгәндә талпан кеше организмына кан юлларын киңәйтүче һәм авыртуны басучы матдәләр, ә алар белән вируслар һәм микроблар да кертә.

Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты җидедән алып 30 көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүеннән һәм туңып калтыраудан башлана. Авыру яктылыктан курку, күз алмасының авыртуы, йотканда тамакның авыртуы яки мускулларның сызлавында чагылырга мөмкин. Шулай ук косу, көзән җыеру, паралич сугу ихтимал. Соңгысы гомерлеккә калу куркынычы белән яный, хәтта үлемгә дә китерә.

Икенче куркыныч авыру – боррелиоз. Ул тән тиресе, нерв системасы hәм терәк-хәрәкәт аппаратына зыян сала. Симптомнары: тәннең температурасы югары күтәрелү, тешләгән урында 20 см диаметрлы божрасыман эритема, тәннең башка өлешләрендә дә кызыл таплар хасил булуы мөмкин. Ә иң яманы – боррелиоз авыруыннан прививкалар юк. Иммунитет белән дә шул ук хәл – бер кат чирләвегезгә карамастан, кабат чирләргә мөмкинсез. Шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ничек сакланырга

Урман бетеннән саклану чарасы буларак репеллентлар кулланалар. Алар белән гәүдәнең ачык өлешләрен һәм киемне эшкәртәләр. Препаратларны куллану алдыннан аларның инструкциясе белән танышырга кирәк. Урманга барганда дөрес итеп киенергә. Яка, җиң төймәләнгән, свитер чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Аннан бөҗәкләр яхшырак күренә. Вакыт-вакыт киемне һәм гәүдәне тикшереп торырга. Чөнки талпаннар бик тиз генә утырмый, уңайлы, йомшак җир эзләп киемдә озаклап йөри. Әгәр тәнегезгә (колак арты, култык асты, муен, ике аяк арасы) талпан кадалган икән, аны алырга кирәк. Ул озаграк торган саен, энцефалит йоктыру куркынычы зуррак.
Бөҗәкләр тәүлекнең кайсы вакытында активрак?

Талпан көн яки төнгә карап түгел, һава торышы үзгәрешенә карап «эшли». Һава температурасы +7-22 градуста, бөҗәкләр явы көч­ле­рәк. Ә эссе көннәрдә алар чыгарга яратмый. Шулай ук тал­пан­нарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта «эшкә чыгуларын» да онытмаска кирәк. Шулай ук талпан кадалуның аерым куркыныч сәгатьләре – иртәнге сәгать 8-9, кичке 7-10 арасы.
Кадалган очракта

Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур.Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә.

Тиз арада медицина ярдәме табып булмаган очракта, талпанны үзеңә алырга туры килә. Аны болай эшлиләр: ул урынга башта май сөртергә һәм бераз көтәргә кирәк, пинцет ярдәмендә яки чиста марляга уралган бармаклар белән талпанның авыз-борын урыныннан мөмкин кадәр якынрак перпендикуляр рәвештә тотып, сак кына әйләндерә-әйләндерә тартып чыгарырга. Кискен хәрәкәтләр ярамый. Бөҗәкне җепкә бәйләп тә сак кына өскә таба тартырга мөмкин. Әгәр башы тәндә калды икән, спиртлы яки йодлы марля белән яра урынын сөртергә һәм кыздырылган энә белән башын алырга кирәк.

Тәннән алынган тере талпанны гына инфекциягә тикшереп була. Моның өчен аны юеш кәгазь яки салфетка куелган чиста савытка салып, ике тәүлек эчендә дәваханәгә илтергә кирәк. Яра урынын йод белән эшкәртергә һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Елена Солтанова, табиб-инфекционист.
Читайте нас: