Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 Май 2019, 13:03

Озын гомеренең серен чишкән дә үлгән...

Русиянең иң озын гомерле кешесе, Ингушетиядә яшәүче Аппаз Илиев 10 майда вафат булды. Аңа 123 яшь иде.

Ул үзенең озын гомерлелек серен исән вакытта ТАСС агентлыгы хәбәрчесенә чишкән булган. Бу сер - сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, дигән ул.
Аппаз Илиев эчмәгән, тартмаган, дарулар кулланырга тырышмаган. Сәламәт туклануга бик игътибар биргән: бакчасында үскән яшелчә, сөт ризыклары, яңа сауган сөт һәм чишмә суы кулланган.
Илиев тәүлегенә 11 сәгать йоклаган. Яше йөздән арткач та ул бакча һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Русиянең иң озын гомерле кешесе "булганнан канәгать булып, башкалар белән бүлешеп яшәргә" чакырган.
Илиев реанимациядә җан биргән.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: