Рационда төрле файдалы ризыклар булырга тиеш! Беренче чиратта – яшелчә-җимешләр (аеруча кәбестә, салат, редис, кыяр, кабачки, помидор), ярмалар, җиләкләр, чикләвек һәм яшел тәмләткечләр. Санап үтелгән ризыклар барсы да витаминнарга, микроэлементларга бик бай, алар ашказаны-эчәк тракты органнарының тиешенчә эшләвен тәэмин итәргә сәләтле.
Шулай ук җиңелчә яшелчә, балык, тавык итеннән әзерләнгән шулпалар файдалы. Токмач, спагеттиларны чама белән куллану дөрес булыр. Әйтик, бер ашавыгыз токмач булса, ул көнне ипи кулланмый торыгыз. Йомырканы да тәүлегенә икедән күп ашамагыз.
Алма, апельсин, лимон, клюква, карлыган кебек җимешләрне 200-300 грамм кулланырга киңәш ителә. Сөт – табиб кушуы буенча, кефир һәм катык тәүлегенә 1-2 стакан. Ә менә эремчекне көн дә 100-200 грамм кулланырга тәкъдим ителә. Эремчек, шулай ук солы, карабодай боткалары, гөлҗимеш организмдагы майлар алмашынуын яхшырта, бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Сөтле чәй, каты булмаган кофе, томат суты яхшы тәэсир итәр. Тәүлегенә, ашларны да исәпкә алып, биш стакан сыекча эчәргә кирәк. Ешрак һәм аз порция белән ашарга киңәш ителә.
Нәрсә кулланырга киңәш ителми
Шикәр, бал, камыр ашлары, тортлар, туңдырма, майлы ит һәм майлы балык, сало, ак икмәк, рис, манный, кукуруз, татлы җимешләр (банан, виноград, финики), концентратлы сутлар, нектарлар, татлы йогуртлар, тозлы, ысланган ризыклар, тәмләткечләр, алкоголь, шикәрле газлы эчемлекләр.
Диабет булганда ризыкларны кулинар эшкәртү ысуллары да мөһим роль уйный. Аеруча парда әзерләнгән азыкларга өстенлек бирегез. Ә менә кыздырылган азыктан, фаст-фудтан баш тартырга киңәш ителә.
Җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай ризыкларны бик аз күләмдә кулланырга (шикәр, бал, сок, джем, повидло).
Балаларның, үсмерләрнең ашаган ризыклары 50 процент углеводтан, 20 процент аксымнан, 30 процент майдан торырга тиеш (майларның 30 проценты терлекнеке, калганы башка май – көнбагыш, зәйтүн, кукуруз мае булса яхшы.)
Бу бит дөньядагы иң авыр чир түгел. Диабет булганда табиб авыруның яшәячәгенә генә түгел, хәтта тулыканлы тормыш белән яши аласына гарантия бирә ала. Тик бер шарт белән: әгәр авыру табибның бөтен биргән күрсәтмәләрен төгәл үтәргә, диета тотарга, тулы дәвалану үтәргә һәм актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга сүз бирсә, әлбәттә!
14 яшькәчә балаларда – 3,33-5,55 ммоль/л; олыларда – 3,89-5,83 ммоль/л; 60 яшьтән узучыларда – 6,38 ммоль/л; бала көткән вакытта – 3,3-6,6 ммоль/л булырга тиеш.