Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 Май 2019, 14:13

Гасыр афәте: сез сакланасызмы?

ВИЧ – ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус. ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала. Аны йоктырганын күпчелек кеше сизми дә. Кайчакларда авыруны йоктырганнан соң гриппка охшаш билгеләр күренә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә). Авыруны йоктырган кеше еллар дәвамында үзен яхшы, сәламәт хис итәргә мөмкин. Әлеге чор яшерен стадия дип атала.

Әмма бу чорда организмда бернинди процесс та бармый дип уйлау – ул ялгышу. Организмга нинди дә булса авыру эләккәннән соң иммун системасы җавап кайтара – ул аны китереп чыгаручыны юк итәргә тырыша. Моның өчен иммун системасы антитәнчекләр барлыкка китерә. Антитәнчекләр авыруны китереп чыгаручыны үтерергә тырышалар. Моннан тыш, канның махсус ак күзәнәкләре дә (лимфоцитлар) авыру чыганагы белән көрәшергә тотына. Кызганычка каршы, иммун системасы ВИЧны җиңә алмый. Киресенчә, ВИЧ әкренләп иммун системасын җимерә башлый. Кеше ВИЧны йоктырганнан соң, ул әле СПИД белән авырый дигән сүз түгел. СПИД үсеш алганчы әле 10-12 ел үтәргә мөмкин. СПИД – ул ВИЧның соңгы стадиясе.
Ничек күчә?

ВИЧ-инфекция табигый һәм ясалма юл белән дә күчә ала. Табигый юлга түбәндәгеләр керә: җенси мөнәсәбәт вакытында, яра аша канга вирус эләккәндә, ВИЧ-инфекцияле әнидән балага. Ясалма юл аша: медицина процедураларын дәваханәдән тыш башкарганда, венага наркотиклар керткәндә, татуировка ясаганда, стериль булмаган җиһазлар белән косметик, маникюр, педикюр процедуралар үткәргәндә.
Ничек күчми?

ВИЧ һава-тамчы, су, көнкүреш юлы аша, бер савыт-сабадан, бәдрәфтән файдаланганда, транспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассейнда йөз­гән­дә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми. Кеше, гадәттә, авыруны йоктыруын белгәннән соң, миңа күпме яшәргә калган икән, дип борчыла башлый. Бу сорауга анык кына берни дә әйтеп булмый. Һәр кешедә ул төрлечә үтә. Әмма бүгенге көндә ВИЧ-инфекция һәм СПИД йоктырган кешеләр, башка еллар белән чагыштырганда, озаграк яши башлады. Әлеге авыруларны дәвалау да нәтиҗәлерәк була бара.
«Тукта, ВИЧ, СПИД!»

СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү, көрәш алып бару республика үзәге хәбәр итүенчә, илебездә 2018 елның ахырына ВИЧ-инфекцияле 1 007 369 кеше исәптә торган. Русиядә һәр көнне 11 кеше бу куркыныч авыруны йоктыра.

Республикада да ВИЧ-инфекция белән авыру саны арта. 1987 елдан алып агымдагы елның 31 мартына кадәр лаборатор рәвештә 32 070 очрак ачыкланды. 2019 елда гына 788 яңа очрак теркәлде. Бу вакыт эчендә барлыгы 9 128 кеше үлде.

Ел саен майның өченче якшәмбесендә Халык­ара СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан узган «Тукта, ВИЧ, СПИД!» акциясе зур әһә­ми­ят­кә ия. Аның барышында илебез­дә мәгълүмат-агарту эшләре, спорт чаралары, семинарлар, «түгәрәк өстәл»ләр һәм башка чаралар узачак. Акция турында тулырак мәгълү­мат белән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы­ның рәсми сайтында танышырга була.
Елена Солтанова, табиб-инфекционист.
Читайте нас: