Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 Май 2019, 13:47

Сак бул – суррогат!

Билгеле, аракы, спиртлы эчемлекләр бәяләре арткан саен, нәфселәренә баш була алмаган исерекләр арзанрак эчемлек эзли. Составында спирт булган катнашмалар, самогон, техник спиртны кушып ясаган эчемлекләрне дә курыкмыйча эчәләр.

Суррогат эчемлекләрне тик­шерү нәтиҗәләре аларда кеше сәламәтлеге өчен зыянлы күп төрле агулы матдәләр барлыгын ачыклый. Теләсә кемнән алган ул эчемлекләрдә төрле әшәке майлар, альдегидлар, метанол тиешле нормадан бик күп тапкырга артып киткән була. Алардагы денатурат матдәләр, диэтилфталат үзе генә дә кешене агулап үлемгә китерергә мөмкин. Дөрес, шунда ук үтерми ул, гел куллана-куллана берничә елдан бөтен организмыңны эштән чыгара. Шуңа күрә, арзан, дип теләсә нәрсә эчүдән сакланыгыз. Кемнәрнедер баету исәбенә үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз. Ә аек яшәү рәвеше алып барсак тагын да яхшы.
Читайте нас: