Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 Май 2019, 13:50

Үсмер өчен тәмәке тартуның зыяны нәрсәдә?

• Тәү чиратта, аның хәтере зыян күрә. Ул физик үсешне дә тоткарлый: хәрәкәтләр акрыная, мускуллар көче кими, күз күрү сәләте начарая.

• Үсмер чакта тарта башлаучылар арасында үлем очраклары 25 яшьтән соң тартучыларга караганда ешрак очрый.

• Тәмәке тартуга дучар булган үсмернең күз күреме начарая, чөнки яшь кою, күзнең кызаруы һәм шешенкелеге күрү нер­вы­ларының хроник ялкынсынуына китерә. Никотин нә­ти­җәсендә күз челтәрендә үзгә­реш­ләр барлыкка килә, шул сәбәпле, яктылыкны кабул итү тәэсире югала башлый. Моннан тыш, никотин күз басымын күтәрә. Бу вакытта тәмәке бе­лән мавыгу сукырлыкка ките­рү­че глаукома чире белән дә

яный.

• Тәмәке тартучы үсмернең пульсы ешая, температурасы күтәрелә, тамагы кибә, йокысы начарая, юкка кызып китүчәнлек барлыкка килә. Тәндә чабырткылар, себорея барлыкка килүе мөмкин, бу исә эндокрин сис­темасының бозылуына бәйле.

• Тәмәке тартуның йөрәк мускулының вакытыннан алда тузуына китерүе барысына да мәгълүм. Ә инде югары басым астында эшләү нәтиҗәсендә йөрәкнең күләме зурая.

• Билгеле булуынча, тәмәке тартучы үсмерләр санының артуы үпкә рагының ешрак очравына китерде. Моның тәүге билгеләренең берсе – коры ютәл. Авыру үзен үпкәләрдә авырту барлыкка килүе, ару, хәлсезлек кебек билгеләре белән сиздерә.

• Тәмәке тарту хезмәт һәм ял режимын боза. Уку һәм эш вакытында үсмернең бар игътибары тартуга күчә. Ул уку материалын тулысынча үзләштерә алмый, исәпләү операцияләрендә төгәллеге кими. Алар тә­нәфестә ял итәр урында тәмәке тө­те­не болыты астында зарарлы мат­дәләр сулый. Бу ком­по­нент­лар­ның тәэ­сире баш авыртуына, кызып китүчәнлеккә китерә.

• Шуны да истә тотарга кирәк: тартучы үсмернең буйга үсү процессы тоткарлана. Никотин физик көчне, чыдамлылыкны киметә, координацияне һәм хә­рә­кәтләр тизлеген боза. Шуңа да тәмәке тарту һәм спорт берничек тә янәшә була алмый.

Кызганычка каршы, үсмерләр үзләренең нинди яман гадәткә дучар булуын аңлап бетерми һәм үз сәламәтлеген куркыныч астына куя. Ә моның бәясе бик кыйммәт!
Рәхимҗан Хәкимҗанов, табиб-нарколог.
Читайте нас: