Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 Май 2019, 14:10

Сәламәтлегеңә зыян килсә

Медико-социаль экспертиза бюросы гражданнарның инвалидлыгын ачыклау, инвалидлыкка китерүче сәбәпләрне, аның факторларын һәм шартларын, үсешен билгеләү максатында булдырылган. Организмның функцияләре чирләр, травмалар һәм дефектлар нәтиҗәсендә ныклы бозылганда, аның үз-үзен карау, йөрү, ориентлашу, аралашу тулысынча яисә өлешләтә югалганда һәм ул социаль ярдәм чараларына мохтаҗ булганда кеше инвалид булып санала.

Инвалидлык төркемен ачыклаудан тыш, бюро белгечләре каза күрүченең производстводагы бәхетсез очрак һәм һөнәри авыру нәтиҗәсендә эшкә сә­лә­тен югалту дәрәҗәсен ачык­лый, шулай ук производствода яисә техноген катастрофалар нәтиҗәсендә үлемгә китергән сәбәпләрне билгели. Тикшерү үтүгә кирәкле документларның тулы исемлеге медико-социаль экспертизаны үткәрү буенча дәү­ләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентында бирелгән. Әгәр инвалид экспертизага документларны үзе бирә алмый икән, моны аның законлы вәкиле эшли ала. Тикшерү гражданның яшәгән урыны буенча, әгәр гражданин бюрога килә алмый икән, бюро карарына ярашлы, өендә, яисә читтән торып үткәрелә.
Инвалид булып танылган гражданинга экспертиза бюросы белгечләре тарафыннан реа­билитациягә яисә аби­ли­та­циягә шәхси программа төзелә. Ул түләүсез медицина, һөнәри, социаль реабилитация яисә абилитация чаралары, техник чараларны үз эченә ала. Алар федераль исемлеккә ярашлы бирелә. Инвалид баланың җәмгыятьтә социаль адаптациясе яисә инте­гра­циясе өчен тәгаенләнгән товарлар һәм хезмәтләрне ана капиталы исәбенә дә алырга мөм­кин.
2018 елда безнең районда өлкәннәр арасында инва­лид­лык­ның беренчел дәрәҗәсе ун мең кешегә 58,5 тәшкил итте. (чагыштыру өчен Башкортстан Республикасында – 54,7). Бу күрсәткеч 2017 елга (52,9) һәм 2016 елга карата (56,3) югарырак. Балалар арасында «инвалид бала» категориясе җиде балада беренчел ачыкланды, беренчел инвалидлык дәрәҗәсе ун мең кешегә 13,3 тәшкил итте.
Үзәк район дәваханәсе юлламасы буенча өлкәннәр арасында (18 яшьтән алып) район буенча 102 кешегә тикшерү үт­кәрелгәннән соң, инвалид категориясе бирелде. Алардан 1нче төркемгә керүчеләр өлеше – 22,5 %, 2нче төркемгә – 33,3 %, 3нчегә – 44,1 %. Беренче урында – онкологик (41,2 %), 2нче урында – йөрәк-кан тамыры (29,4 %), 3нче урында – нерв системасы авырулары (8 %). Пенсия яшендәгеләр – 51,9 % (БР буенча – 59,4 %), 2нче урында – 45 яшьтән алып пенсия яшенә кадәргеләр (29,4 %), 3нче урында – 45 яшькә кадәргеләр (18,6 %).
Тәтешле үзәк район дәва­ха­нәсендә тикшерү үтәргә электрон язылу алып барыла. Тик­шерү Уфа шәһәре, Большая Гражданская урамы, 24 һәм Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 61 адреслары буенча медико-социаль экспертиза бюросында алып барыла.
Ирина Вәлиева, 3нче медико-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе.
Читайте нас: