Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 Май 2019, 16:37

Ашказаныннан ярты кило чәч алганнар

Томск шәһәре дәваханәләренең берсендә 16 яшьлек кызның ашказаныннан ярты килограмм... чәч алганнар.

Кыз дәваханәгә эче авыртуга зарланып килгән. Медицина тикшерүе үткәндә, чәченең дә күпләп коелуын әйткән. Аңа дөрес тукланмау белән бәйле азканлылык (анемия) дигән диагноз куелган. Ә менә УЗИ үткәргәндә, табиблар аның ашказанында ярты килограмм чәч күреп шаккаткан. Тиз арада кызны операция өстәленә салганнар. Операция уңышлы үткән.
Кызның ашказанына бу кадәр чәч каян эләккән дисезме? Аның үз чәчен чәйнәү гадәте булган. Ярты кило чәч ашказанында 10 ел дәвамында җыелган. Савыгып аякка баскач, кызга психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Яман гадәттән котылырга кирәк бит.
Читайте нас: