Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 Май 2019, 16:46

Калкансыман биз өчен — нарат күркәсе

Нарат күркәләрен июнь аенда җыялар, ул биз бакасын булдырмаска ярдәм итә.

15-20 нарат күркә­сен алып, зурларын — дүрткә, кечеләрен икегә бүлегез. Пыяла савытка башта күркәләрне, алар өстенә капланырлык итеп спирт салыгыз. Савытны кәгазь белән төреп, караңгы урынга куегыз.
Нарат күркәләрен бер ай төнәтегез. Аннары, сөзеп, суыткычта саклагыз.
Төнәтмәне, кайчан ашауга карамастан, 2-3 көн дәвамында көнгә 3 тапкыр 1әр тамчы кабул итегез. Аннары, бер ай дәвамында көнгә 3 тапкыр 3әр тамчы эчегез. Бер ай ял иткәч, кабат шулай дәваланыгыз.
Читайте нас: