Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 июнь 2019, 15:48

Кояш һәм эссе сугу

Кояш сугу – башның нурлар тәэ­си­рен­нән кызуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баш миенең кан тамырлары киңәя, кан килү кинәт көчәя. Кайбер очракларда, вак кан тамырларының шартлавы сәбәпле, үзәк һәм перифирик нерв системасы эшчәнлегендә тайпылышлар килеп чыга. Төп сәбәбе – кояш астында капланмаган баш һәм тән белән йөрү. Эсселек, җилсез һава, күп ашау, спиртлы эчемлекләр куллану, кызынганда йоклап китүләр дә кояш сугуга китерә.

Кояш сугуның билгеләре: битнең кызаруы, бик каты баш авырту, баш әйләнү. Күз аллары караңгыланып, косасы килергә мөмкин. Кайвакыт борыннан кан китеп, күз күреме начарлана. Вакытында ярдәм күрсәтелмәгән очракта кеше аңын җуя, тыны кысыла, пульсы ешая, йөрәк эшчәнлеге бозыла. Еш кына тән тиресе пешә.

Эссе капканда исә тәннең кинәт артык җылынуы күзәтелә. Организмда җылылык ясалу процесслары көчәя, ә җылылык бүлеп чыгару кими. Һаваның дымлы булуы, югары температура, күн, резина яки синтетик киемнәрдән физик эшләр башкару, организмның сусызлануы, күп ашау, эссе һавада озаклап экскурсияләрдә йө­рүләр тәннең артык җылынуына китерә. Эссе сугу өчен кояшның булуы мәҗбүри түгел, җылы, һава үткәрми торган киемдә физик эш эшләп алу яки тынчу бинада берничә сәгать булу да бик җитә.

Эссе сугуның билгеләре: хәлсезлек, йокы килү, баш авырту һәм әйләнү. Аннан соң бит кызара, тән температурасы күтәрелә, кайвакыт 40 градуска кадәр. Еш кына эч китү, косасы килү күзәтелә. Әгәр дә артык җылылык сәбәпләре бе­те­релмәсә, авыруда галлюцинация, саташу билгеләре барлыкка килә, ул аңын җуя, бите агара, тән тиресе салкыная, тир бү­ленеп чыгу арта. Йөрәк эшчәнлеге бозыла, пульсы ешая. Медицина ярдәме күр­­сә­телмәсә, кеше үлеп тә китәргә мөмкин.

Ике очракта да зыян күрүчене саф һавага алып чыгарга, күләгә һәм салкынча урынга урнаштырырга, киемнең якасын чишәргә яки бөтенләй билгә кадәр чишендерергә, аркасына башны күтәртеп яткырырга, башка салкын компресс куярга, тәнен юеш прос­тыня белән уарга яки өстенә салкынча су бөр­кергә кирәк. Салкынча эчемлекләр эчер­тү дә файдага. 1/3 стакан суга 20 тамчы салынган валериан тө­нәтмәсе дә булыша. Сулыш алу бозылганда, авыруның борынына нашатырь спирты тамызылган мамыкны берничә тапкыр китерегез. Әгәр ке­ше­нең аңы юк, сулышы тукталмаган, ә пульсы си­зел­мә­сә – табиб­ларны көтеп утырмагыз, ясалма сулыш алдыру алымнарын кулланыгыз.
Читайте нас: