Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 июнь 2019, 12:12

Сабыйларга ярдәм күрсәтә белегез!

Җәй – балалар өчен бигрәк тә күңелле чор. Көне буе саф һавада йөрергә, уйнарга, йөгерергә була. Тик ул йөгерүләр кайчак күңелсез тәмамлана шул. Балагыз егылып бәрелсә яисә берәр нәрсәгә киселсә, нишләргә? Түбәндәге киңәшләр әти-әниләр өчен.Бәрелгәч...

Бәрелгән урынга тиз арада салкын әйбер куярга кирәк. Өйдә булсагыз, туңдырылган азыкны чиста тастымалга төреп, бәрелгән урынга куеп-куеп алырга кирәк. Урамда булсагыз, тизрәк кибеткә кереп, берәр салкын нәрсә алып чыгыгыз. Моны вакытында эшләсәгез, бәрелгән урын күгәрмәскә дә мөмкин.
Баланың кулы яисә аягы бәрелгән икән, аны күтәреп торырга кирәк.
Бәрелгәннән соң ике сәгать үтсә, салкын инде ярдәм итмәячәк, киресенчә, зыян китерергә мөмкин. Алдагы көннәрдә күгәргән урынга җылыта торган компресслар куегыз. Җиңелчә сыйпау да оешкан канга тизрәк таралырга ярдәм итәр.
Җәрәхәтләнгәч...
Яраны водород перекисе, булмаса, чиста су белән юыгыз.
Яраның читләрен “зеленка” белән эшкәртегез.
Лейкопластырь ябыштырыгыз яисә чиста марля белән бәйләгез. Сыдырылган урынны бәйләмәсәгез дә була, тән тын алсын. Лейкопластырь ярага ябышса, куптармагыз, водород перекисе белән чылатып алыгыз.
Бака яфрагы суты яраны тиз төзәтә. Ул даруханәләрдә сатыла.
Яра тирән булса...
Мондый ярага стериль марля, бинт яисә салфетка ябарга кирәк.
Тирене эшкәртмичә, яраны бернәрсә белән дә юдырырга ярамый, пычрак эчкә китәргә мөмкин.
Баланы тынычландырыгыз, җылы эчемлек бирегез һәм тизрәк табибка күрсә­тегез.
Кан нык акса, кул-аякны ярадан өстәнрәк кысып бәйләргә, яра тәндә булса, асептик бәйләгечне кысып тотарга һәм ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Читайте нас: