Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 июнь 2019, 18:49

Пациент эченнән... аккумулятор алганнар!

Әйе-әйе, республика клиник дәваханәсе табиблары нинди хәлләр белән генә очрашмый!

Кадаклар, щетка һәм аккумулятор... Боларның барысын да кешеләр йоткан, ә табибларга аларны корсак куышлыгыннан алырга туры килгән.
Бу экспонатлардан музей ачарга вакыт дип көлә ак халатлылар. Әлегә алар барысы да дәваханәнең эндоскопия бүлеге стендына эленгән.
Иң хәвефле табышлар — батарейкалар һәм бәләкәй аккумулятор. Бу электр әйберләренең, органнарга зыян китерү һәм тын юлын каплаудан тыш, кеше эчендә окисьлашуы ихтимал.
Читайте нас: