Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 июнь 2019, 11:50

Юкә чәчәген кайчан җыярга?

Июнь ахырында юкә чәчәк ата башлый. Яңгырсыз көндә, агачына зыян китермичә генә, аның чәчәкләрен җыеп калырга ашыгыгыз.

Юкә чәчәге салкын тигәндә дәвалану өчен тирләтү һәм тән температурасын төшерү өчен, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкату өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып, тирләткеч төнәтмә ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч йомшарткыч итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар. Артык мавыгырга да ярамый.
Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы коры чәчәккә бер стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көненә 2-3 стакан эчәргә кирәк. Төнгә каршы эчсәгез, файдалырак булыр. Яфрак суы әзерләү өчен ике аш кашыгы чималны бер стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.
Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен генә түгел, шифалы үзлекләрен дә югалта.
Читайте нас: