Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 июль 2019, 11:45

Сыра алкоголизмы

Сыра – рөхсәт ителгән беренче наркотик, ул көчлерәк һәм легаль булмаган бүтән наркотикларга юл салучы булып тора. Сыра алкоголизмы – күптән билгеле чир...

Гади кеше аны шәраб яки аракыга караганда куркынычсызрак дип уйласа да, сыраның зыяны күп. XIX гасырда инглизләр, исереклек белән көрәшеп, көчле алкогольле әйберләрне сыра бе­лән алмаштырырга карар итә. Әмма озакламый «сыра законы»ннан баш тартырга туры килә, чөнки бу законны кер­тү исереклекне тагын да арттыра. Гер­ма­ния­нең беренче рейхс­канц­леры Бисмарк, сыра эчү­нең зарарлы нәтиҗәләре турында яхшы белгәнлектән, сыра алкоголизмына мондый бил­ге­ләмә бирә: «Сырадан ялкауланалар, аңгыраялар һәм көч­сез­ләнәләр».

Иң җимергеч һәм зыянлы нәтиҗәсе – сыраның йөрәккә тәэсире. Сыраны чамасыз күп кулланудан йөрәк чире башлана. Немец табибы профессор Болингер аны «Бавария сырасы йөрәге» яки «үгез йөрәге» дип атый. Бу чирнең билгеләре – йөрәк куышлыклары киңәю, тышчасы калынаю, йөрәк мускулында некрозлар барлыкка килү, митохондрияләр кимү һ.б. Мондый үзгәрешләр сырада күбекне тотрыкландыру өчен кулланыла торган кобальт күп булу аркасында килеп чыга. Сыра эчүчеләрнең йөрәк мускулында бу агулы элемент рөхсәт ителгән нормадан 10 тапкыр артык була. Моннан тыш кобальт үңәчтә һәм ашказанында ялкынсыну процесслары китереп чыгара. Сыра алкоголизмы вакытында йөрәк эшчәнлеген боза торган башка факторлар да бар. Барыннан да бигрәк, бу – сыра яратучылар көн дәвамында эчә торган бик зур порцияләр, сыраның углекислый газ белән туенганлыгы.

Организмга кергәч, сыра тиз арада кан тамырларын тутыра. Ә бу веналар киңәюгә һәм йөрәкнең чикләре зураюга китерә. «Сыра йөрәге» синдромы яки «капрон оек» синдромы шулай барлыкка килә: йөрәк бик зурая, салынып төшә, мускуллары шәлперәя һәм канны начар куа.

Сырада эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгара торган агулы матдәләр, шул исәптән авыр металларның тозлары бар. Мәсәлән, сыраны даими эчкәндә, ирләр организмында ирләр җенес гормоны тестостерон ясалуын киметүче матдә бүленеп чыга. Сырада хатын-кыз җенес гормоны аналогы фитоэстрогеннар бар, шуның аркасында ир-атлар тора-бара хатын-кыз кыяфәте ала. Сыра эчүче ирләрдә май катламы хатын-кызлардагыча ботларда һәм ян-якларда барлыкка килә, күкрәк бизләре зурая (гинекомастия), оча сөякләре киңәя. Сыра капма-каршы җенескә омтылышны бетерә. Сыраны 15-20 ел эчкән кешедә импотенция булу бәхәссез. Ә сыра эчүче хатын-кызларның яман шеш барлыкка килү, кысырлык ихтималы зур. Әгәр хатын-кыз бала да имезсә, балада эпилепсия барлыкка килә. Шулай ук хатын-кызның тавышы тупаслана һәм «сыра мые­гы» үсеп чыга.

Күп илләрдә уздырылган тик­ше­ренүләр шуны күрсәтә: башка төрле көчле алкогольле эчем­лекләр куллануга караганда, сырадан хроник алкоголизм 3-4 тапкыр тизрәк аза. Билгеле булганча, нинди «контейнер»да (сырадамы, шәрабтамы, аракыдамы) булуына карамастан, ияләшүне этил спирты китереп чыгара. Көн саен сыра белән бергә шактый зур дозада спирт кулланучы кеше психологик яктан үзен тыныч хис итә, үзенә нинди куркыныч янаганын сизми һәм аның белән көрәшергә дә җыенмый. Кеше үзенең сырасыз яши алмавын аңлаганчы, бу шулай барачак. Әгәр иртән бер-ике шешә сыра белән «сәламәтлеген яхшыртмаса», аның рухи һәм физик халәте начарлана, хәле бетә, бүтән билгеләр дә барлыкка килә. Кеше организмына сыраның зарары гаять зур. Сыра алкоголизмы белән авыручылар акыл зәгыйфьлеге һәм шәхес буларак үз бәяләренең төшүе белән аерылып тора.

Рәхимҗан Хәкимҗанов, табиб-нарколог.
Читайте нас: