Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 июль 2019, 18:50

Астыртын дошман – кальян

Кальян. Соңгы арада популярлашкан бу сүз яшьләргә генә түгел, балаларга да, өлкәннәргә дә бик таныш була башлады. Аерым залларда бер түгәрәктә яшьләрнең зәһәр төтенгә батып утыруларын кинолардан гына карап белсәк, хәзер бездә дә ят күренеш түгел. Ябык кальян залларында гына түгел, ихата урталарында, беседкаларда «пәри төтенен» суырып утыручылар арта. Мода, имеш. Ә мода артыннан бигрәк тә яшьләр куа.

Кальян турында төрле мифлар йөри. Имеш аның тәмәкегә караганда зыяны бик аз, чөнки ул җиләк-җимеш төтене генә, ул бәйлелек барлыкка китерми, тәмәкене акрынлап кальян ярдәмендә ташларга була һәм башкалар. Болар барысы да миф, ягъни буш сүз. Бераз ачыклык кертик.

Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт һәм никельның химик кушылмалары бар. Тәмәке үпкәнең өске өлешен бетерсә, кальян төтене тирәнгәрәк үтеп керә. Гади тәмәке белән чагыштырганда, аның сос­тавында мышьяк, кургаш, хром күбрәк. Әлбәттә, алар үпкәгә утыра. Кальян канны кислородка ярлыландыра. Нәтиҗәдә, бу начар гадәт нинди авырулар китереп чыгарырга сәләтле булганын чамалыйсыздыр.

Әле бит шунысы да бар: бер кальяннан ничәмә-ничә кеше тартуын исәпләгәндә һәм гигиена таләпләре үтәлмәгән очракта йогышлы авыруларның да кабуын көт тә тор.

Бүгенге көндә кальян чәчәк атучы бизнес төре. Кемнәрдер баей. Ә бик күпләр акылын һәм сәламәтлеген төтен белән бергә очыра.

Әлфия ЮНЫСОВА әзерләде.
Читайте нас: