Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 июль 2019, 14:02

Сөт ризыкларын күп ашарга ярыймы?

Адәм баласы тәүлегенә күпме сөт ризыклары ашарга тиеш? Теләгән кадәр, дип җавап бирер күпләр. Ләкин күптән түгел РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече Дарья Халтурина үзенең “Российская газета” га биргән әңгәмәсендә өлкәннәргә тәүлегенә 200 грамм сөт ризыклары ашау җитә дип белдерде.

Аның фикеренчә, сөт ризыкларын аз күләмдә куллану кеше организмы өчен бик тә файдалы икән. Аның әйтүенчә, әгәр бу микъдар тәүлегенә 400 граммнан артып китсә, уңайлы нәтиҗәләр көтәргә ярамый икән.
Ләкин, сөт ризыклары яратучылар бәхетенә, Русиянең баш диетологы Виктор Тутельян Халтуринаның фикеренә каршы чыккан һәм сәламәт кеше өчен тәүлегенә ашалган-эчелгән сөт ризыклары күләменең аерым нормалары юк, дип белдергән.
“Сөт ризыклары файдалы, алар организм өчен алыштыргысыз күп кенә файдалы матдәләрнең мөһим чыганагы булып тора. Шуңа мин рәсми, фәнни яктан расланган андый чикләүләрне белмим”, – дигән Виктор Тутельян.
Читайте нас: