Сәламәтлек
12 Июля 2019, 12:08

Буыннарга ашыгыч ярдәм

Буыннары авырткан кешеләргә борыч мае булыша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Май ясау өчен ун данә яңа өлгергән кызыл борычны юып, койрыкларын кисеп алабыз да, иттарткыч аша чыгарабыз. Якынча бер стакан масса барлыкка килә. Аны бер литрлы банкага бушатып, өстенә ике стакан үсемлек мае салабыз, караңгы урында төнәтәбез. Бер атнадан сөзеп алып суыткычка куябыз. Баштагы вакытта, буыннар сызлаганда, майны авырткан урынга көненә берничә тапкыр сыларга була. Әлеге процедурадан соң оекбаш киеп куябыз. Борычлы май, әлбәттә инде, сылаган урынны кыздыра, аның каравы, нәтиҗәсе озак көттерми.
Читайте нас