Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 июль 2019, 17:20

«Миңа тормыш бүләк ит!»

Хатын-кызның бар матурлыгы ана булуда. Бу беркем өчен дә яңалык түгел. Балалар – тормыш чәчәге, дибез. Әмма тормыш бер яклы гына түгел, без күпвакыт стереотиплар капканына эләгеп, яңылыш адымнарга барабыз, бизнес-леди булуың артыграк, карьера барсыннан да өстен, социаль тотрыксызлык (үз фатирың, машинаң юк) нәтиҗәсендә балага гомер бүләк итү иртәрәк, дип уйлыйбыз.

Аборт – ул йөклелекне ясалма туктату. Бу процесс вакытында карындагы тере бала бер нинди анестезиясез туракланып үтерелә. Ничек кенә куркыныч яңгырамасын, бу шулай. Нинди генә оста ясалган абортның да нәтиҗәләре аянычлы. Бу адымга барган һәр хатын-кызга ул үкенечләр алып килә, кайберләре гомерлеккә бала табудан мәхрүм кала.
Еш кына абруйлы клиникалар үзләрендә абортның негатив нәти­җәләрсез ясалачагына ышандырып рекламалар бирә. Бу дөрес түгел! Иң яхшы клиникаларда ясалган профессиональ аборт та ананың физик һәм психик сәламәтлегендә чагылмый калмый.
Күпчелек көнбатыш илләрдәге кебек үк безнең илдә дә аборт бер гаепсез процесс булып санала. Ә менә аны ясатучылар бу гамәлнең кармасы һәм аның нәтиҗәләре турында уйлап карамый. Борынгы язмалар күрсәтүенчә, аборт кармасы үтерү кармасына тигез. Ул бу процесста катнашкан һәркемгә, аеруча хатын-кызның үзенә кагыла. Гадәттә, ул түлсезлек булып кабул ителә, әмма ул башка тормыш вакыйгалары аша да чагылырга мөмкин. Кызганыч, бу хакта уйланмаган кешеләр үз гамәлләре һәм аның нәтиҗәләре турында башына да китерми.
Константин Солодовников, табиб-гинеколог.
Читайте нас: