Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 июль 2019, 16:44

«Сәламәт Республика – сәламәт төбәк» акциясе

Республикада беренчел медико-санитар ярдәмне камилләштерү чикләрендә «Сәламәт Республика – сәламәт төбәк» акциясе үткәрелә.

12 июльдән 22сенә кадәр районда урыннарга чыгып кабул итүче Нефтекама һәм Бөре шәһәрләренең табиб-бел­геч­ләреннән торган бригада, күчмә флюорограф эшләячәк.
Мобиль медицина комплекс­ларының эш графигы:
12-14 июль – Түбән Балтачта;
15-16 июль – Кодашта;
19-20 июль – Аксәеттә;
21-22 июль – Шулганда.
Пациентларны кардиолог, невролог, функциональ диагностика табибы кабул итәчәк. «Сәламәтлек поезды»ның эш сәгатьләре: 9.00-16.00.
Тулырак мәгълүматны үзәк район дәваханәсе регистратурасыннан (тел: 2-16-16) белергә мөмкин.
Үзәк район дәваханәсе.
Читайте нас: